Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгече ковидның психикага тәэсире хакында сөйли
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Табиб-психотерапевт, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич коронавирус инфекциясенең менталь сәламәтлегенә ясаган йогынтысы хакында сөйләячәк. Ул Covid-диссидентларның фикерләве һәм коронавирусның ихтимал булган нәтиҗәләре турында аңлата.
«Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Рухи тигезлекне ничек сакларга» дигән туры эфир иртәгә Татарстан Республикасының коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штабы Instagram-аккаунтында узачак. Әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Туры эфирны карау өчен сылтама