Биологик ресурслар комитеты: Кабаннар санын киметү белән шөгыльләнәбез
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков әйтүенчә, Татарстанда кабаннар санын киметү буенча эш үткәрелә. Аның сүзләренчә, кабаннар санын көйләп тору көндәлек эш. «Кабаннар санын киметү белән шөгыльләнәбез. Соңгы исәпләүләр буенча, аларның тыгызлыгы бүген 1 мең гектарга 0,21 башка кадәр киметелгән. Россия Хөкүмәте нормативы буенча, республикада аларның тыгызлыгы 1 мең гектарга 0,25 баш булырга тиеш. Ягъни, Татарстанда 1,5 мең кабаннан да артмаска тиеш», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. Африка дуңгызы чумасы республикага узган елның декабрендә үтеп керә. Аучылык хуҗалыклары шул вакыттан бирле 3,6 мең кабан дуңгыз аткан. «Күрше төбәкләрдә булгач, безгә дә килеп җитәр дип чамалый идек. Без аны көньяктан, Самара һәм Оренбург ягыннан көткән идек. Ләкин иң беренче булып Алабуга районында ачыкланды», — дип белдерде Ринат Чиспияков. Ул кабаннар санын көйләү 2011 елдан бирле уздырылганын әйтте. 20 километр озынлыктагы буфер зоналарында хайваннарны ашату тыела. Күрше төбәкләр белән чик зоналарында Буа, Саба, Тукай районнарында дуңгызчылык комплекслары янында буфер зоналары булдырылган. Башка дуңгызчылык комплекслары әйләнәсендә дә 10 километрлы зоналар оештырылган, анда кабаннар ашату тыелган.