Удмуртиядә «Язгы тамчы» инструменталь фестиваль-конкурсы игълан ителде
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Удмуртиядә балаларның, яшьләрнең игътибарын музыка сәнгатенә җәлеп итү, тәҗрибә уртаклашу, иҗади элемтәләрне ныгыту, талантлы яшь башкаручыларга ярдәм итү, татар мәдәниятен саклау нисбәтеннән татар һәм башкорт инструменталь көйләрен башкаручыларның 25 нче «Язгы тамчы» төбәкара фестиваль-конкурсы башланды. Чараны Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге, Халыклар дуслыгы йорты, «Яңарыш «газетасы редакциясе оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте. Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Пермь крае, Удмуртия Республикасының төрле районнарында яшәүче музыкантлар катнашыр дип көтелә. Бәйгедә татар халык көйләрен, җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен башкаручы ансамбльләр дә катнашачак. Фестиваль-конкурс биш төркем категориясе буенча үткәрелә: кечкенәләр төркеме — 6-9 яшь (программаның гомуми яңгыравы 4 минуттан артык түгел); урта төркем — 10-13 яшь (программаның гомуми яңгыравы 5 минуттан артык түгел); яшүсмерләр — 14-17 яшь (программаның гомуми яңгыравы 6 минуттан артык түгел); яшьләр — 18-25 яшь (программаның гомуми яңгыравы 8 минуттан артык түгел). «Язгы тамчы» инструменталь фестиваль-конкурсы 22 майда Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк. 10.00 сәгатьтә конкурс программаларын тыңлау башлана. Конкурстан соң иң яхшы чыгыш ясаучылар гала-концертта катнашачак. Фестиваль дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тантанасы белән тәмамланачак. Татар-башкорт көйләрен башкаручыларның гаризаларын 30 апрельгә кадәр kaisina-cprk@mail.ru (Кайсина Светлана) электрон почтасына юлларга кирәк Белешмә өчен телефон: 8 912 871-81-80 (Светлана)