Татарстан бюджеты акчасына биш елда 76 социаль учреждение ремонтланган
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы ярдәмендә Татарстан бюджеты хисабына 2015 елдан башлап 76 учреждение ремонтланды. Моның өчен 712,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтында узган туры эфирда хәбәр итте.
«Татарстан Президенты республикада гамәлгә ашырыла торган максатчан, адреслы программаларга зур игътибар бирә. Яңа Чүриле психоневрология интернатының яңа корпусы файдалануга тапшырылды. Бу инде өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең башка системасы, башка дәрәҗәләр һәм алымнар һәм башка нәтиҗәләр», — диде ул.
Актив гомер озынлыгы программасы турында сөйләгәндә, спикер республикада 85 социаль ярдәм чарасы гамәлдә булуын әйтте. 370 мең кеше федераль ярдәм чарасының 32 төреннән файдалана. Республиканың 930 мең кешесе республика чараларыннан 53 төрле ярдәм ала.