«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе журналист Илфат Фәйзрахмановны юбилее белән котлады
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналист Илфат Фәйзрахмановны юбилее белән котлады. «Хөрмәтле Илфат Хәкимулла улы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сез җитәкләгән "Безнең гәҗит" газетасы - татар-матбугатында иң алдынгы басмаларның берсе. Хезмәтегезне югары бәялибез, аның алга таба да уңышлы дәвам итәчәгенә ышанабыз. Барлык теләкләрегез, иң кыю планнарыгыз һәм якты хыялларыгыз чынга ашсын. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз һәрчак янәшәгездә булсыннар», диелгән котлауда.