Махачкалада Татарстан һәм Дагыстан дин белгечләренең уртак хезмәтен тәкъдим ителде
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүген Махачкалада рус теленә тәрҗемә ителгән хәдисләр җыентыгының («Сахих аль-Бухари») презентациясе булды. Басманы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин тәкъдим итте. Очрашуда Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдуллаев һәм китапның авторлар коллективы әгъзалары — ике республиканың да шәригать белгечләре катнашты.
«Бу китап – безнең оппонентларга җавап. Алар хәдисләр һәм Коръәннән өземтәләрне үз максатларында файдалана һәм Россиядә мөселман китапларын тыялар дип әйтә», - диде Камил хәзрәт.
Басма өч мең тираж белән дөнья күргән. Сәмигуллин әйтүенчә, ул шунда ук таралып беткән, шуңа күрә өстәмә рәвештә бастырырга туры килгән.
Әлеге басма ике төбәк мөфтиятләрендәге мөселман дин белгечләренең уртак тырышлыгы белән Татарстанда тәрҗемә ителгән һәм басылып чыккан. Басмага Дагыстанда рецензия ясаганнар. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе әйтүенчә, әлеге хезмәт Россиядә яшәүче мөселман халыкларының дуслыгын гәүдәләндерә.
«Бу басма – татар ишаннары һәм Дагыстан шәехләре, безнең уртак мөселман галимнәренең бәрәкәте», - диде Дагыстан мөфтие Әхмәд Абдуллаев.