Доминикана чит ил туристлары өчен бердәм электрон анкета һәм QR-код кертә
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Доминикана Республикасы 1 апрельдән чит ил туристлары өчен бердәм электрон анкета һәм QR-код кертә. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Доминикана Республикасының Туризм министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Кәгазь форматтан цифрлы форматка күчүне җиңеләйтү өчен 31 мартка кадәр аларның икесе дә кабул ителәчәк, ә 1 апрельдән цифрлы анкета мәҗбүри булачак. Россия һәм Доминикана Республикасы арасында туры авиаэлемтә әле ачылмаган, гәрчә ноябрьдә экспертлар туры рейсларның яңадан ачылу ихтималы хакында искәрткән иде. Рус, инглиз, испан, француз, итальян, португал һәм немец телләрендәге электрон анкета белән https://eticket.migracion.gob.do/ сылтамасы буенча кереп танышырга мөмкин.