«Тантана» театр премиясе Чаллы театрының яшь артисты Винер Фәйзуллинга тапшырылды
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы театрының «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендә Артур Вафин ролен башкарган Винер Фәйзуллин «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясен алды. Яшь актерга премия дипломын өлкән медсестра Эльвира Галимҗанова тапшырды. Винер Фәйзуллин Чаллы театрында беренче сезонын эшли. «Яңа килгәннәрнең берсе романнан килеп чыккан кебек. Гәүдәле дә… Аның белән эшләргә генә кирәк», — дигән иде Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Республика театр... Читать дальше...