Эмиль Талипов ир-ат ролен иң яхшы башкаручы дип игълан ителде
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артисты Эмиль Талипов «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» премиясенә ия булды.
Аңа әлеге премия Камал театрында Айдар Җаббаров куйган «Хуш авылым» документаль спектакле өчен бирелде.
«Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясе җиңүчесен кызыл зонада эшләгән табиб Гөлназ Фасахова игълан итте.
Эмиль Талипов сәхнәдән укытучыларына рәхмәтләр әйтте.
«Тантана» республика театр премиянең «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясенә Эмиль Талипов белән бергә, Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, шул ук театр артисты Ирек Гайнетдинов, Минзәлә театрыннан Владислав Поджидаев, Алмаз Борһанов, Кариев театрыннан Булат Гатауллин дәгъва иткән иде.
Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Театрлар соравы буенча «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.
«Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.