Путин Мисырдагы тимер юл һәлакәтенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Сохаг провинциясендәге тимер юл һәлакәтенә бәйле рәвештә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сисига кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Документ Кремльнең рәсми сайтында дөнья күргән.
«Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына ихлас күңелдән әйтелгән кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек сүзләрен тапшыруыгызны сорыйм, шулай ук барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен телим», - диелә телеграммада.
Тимер юл һәлакәте кичә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике пассажир поезды берсенең стоп-краннарын кемнеңдер өзүе аркасында бәрелешкән. Нәтиҗәдә, өч вагон рельстан чыккан, 32 кеше һәлак булган, тагын 165е зыян күргән.
Мисыр прокуратурасы әлеге уңайдан тикшерү үткәрә.