Артем Здунов Владимир Путинга «Минем Мордовия» кадрлар проектын тәкъдим итте
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган оешмасының күзәтүчеләр советы утырышында РФ Президенты Владимир Путин Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов белән аралашты һәм аңа алдагы эшендә уңышлар теләде. Чараның трансляциясе «Россия-24» каналында узды.
Республика башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы РФ Президентына «Минем Мордовия» проектын тәкъдим итте, ул җирле хакимият органнарының булачак җитәкчеләрен табарга ярдәм итәр дип көтелә. Артем Здунов Татарстанда җитәкче кадрлар эзләүдә шундый механизм кулланылуын искәртте. Конкурска 5 меңгә якын гариза килгән инде.
Владимир Путин сүзләренчә, Артем Здунов Татарстан һәм Дагыстанда эшләп зур тәҗрибә туплады. Президент Татарстанны кадрлар әзерләү урыны дип атады һәм республикадан чыккан күп кенә кешеләрнең федераль хакимият органнарында эшләвен искәртте.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Мордовия – күпмилләтле Россиянең зур әһәмияткә ия өлеше.
«Мордовия – бик кызыклы республика, ул Идел буеның нәкъ үзәгендә урнашкан, аның мәдәнияте, теле, тарихы зур кызыксыну уята», - диде дәүләт башлыгы һәм Здуновка эшендә уңышлар теләп калды.
Тумышы белән Татарстаннан булган Артем Здунов Россиянең әлеге төбәген 2020 елның ноябрендә җитәкләде. Быелның февраль ахырында ул республика Хөкүмәтен отставкага җибәрде.