Икенче пландагы иң яхшы рольләрне Буа һәм Бөгелмә театры артистлары башкарган
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөгелмә театры артисткасы Анастасия Азорова һәм Буа театры артисты Булат Гәрәев "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" һәм «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә дип игълан ителделәр.
Анастасия Азорова бу премиягә «Танцы на праздник урожая» спектакле өчен лаек булды. Булат Гәрәев Айдар Җаббаров Буа театрында куйган «Тәүбә» спектакле өчен «Тантана» премиясен алды.
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясенә Буа театрыннан Булат Гәрәев, Чаллы театрыннан Илфат Әскәров, ТЮЗдан Камил Гатауллин, Әтнә театрыннан Фаяз Хөсәенов, Түбән Кама ТЮЗыннан Павел Иванов дәгъва иткән иде.
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясе номинантлары — Бөгелмә театрыннан Анастасия Азорова, Качалов театрыннан Ксения Храмова, Камал театрыннан Миләүшә Шәйхетдинова, Әтнә театрыннан Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Кариев театрыннан Халидә Сөнгатуллина.
Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Театрлар соравы буенча «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.
«Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.