«Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Дүртенче тапкыр үткәрелүче «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле. Быел бәйгедә гран-при иясе ачыкланмады. «Татар кызчыгы, Татар малае — 2021» бәйгесе финалында унөч бала номинацияләрдә җиңү яулады. Беренче, икенче урыннар һәм гран-при ияләре билгеләнмәде. ТР «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова балаларның һәрберсенең дә әзерлекле булуын билгеләп үтте. «Аерылып торган бала булмады. Барысы да „бишкә“ камил итеп башкарды. Барысы да әзерлекле. Моның өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә рәхмәт әйтәбез», — диде Кадрия Идрисова. Бәйгедә барлыгы 6-7 яшьлек 144 бала катнашты. Финалда 6 кыз, 7 малай көч сынашты. Һәр балага мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр һәм велосипед тапшырдылар. Номинацияләрдә җиңүчеләр: «Татар кызчыгы — 2021»: Хәбибрахманова Мәдинә (Идел буе районының 194 нче балалар бакчасы) — «Һөнәрле кыз» Камалиева Галия (Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең балалар бакчасы) — «Максатчан кыз» Сафиуллина Зәлия (Киров районының 134 нче балалар бакчасы) — «Мәрхәмәтле кыз» Гарипова Камилә (Совет районының 399 нчы балалар бакчасы) — «Булдыклы кыз» Ихсанова Әминә (Совет районының 109 нчы балалар бакчасы) — «Әдәпле кыз» Сафиуллина Асилә (Яңа Савин районының 405 балалар бакчасы) — «Сәләтле кыз» «Татар малае — 2021»: Нәбиуллин Самат (Идел буе районының 379 нчы балалар бакчасы) — «Тыйнак егет» Мостафин Ризван (Мәскәү районының 395 нче балалар бакчасы) — «Ихлас егет» Җәмәлетдинов Радель (Киров районының 122 нче балалар бакчасы) — «Сабыр егет» Васильев Ансар (Совет районының 206 нчы балалар бакчасы) — «Инсафлы егет» Сафин Данис (Совет районының 135 нче балалар бакчасы) — «Кызыксынучан егет» Ризванов Гайсә (Совет районының 167 нче балалар бакчасы) — «Тырыш егет» Җиһаншин Марат (Яңа Савин районының 208 нче балалар бакчасы) — «Җитез егет».