Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина — «Тантана» премиясе лауреаты
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Моң» лирик комедиясе артистлары Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина «Тантана» премиясе лауреатлары булдылар.
Алар бу премиягә «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә лаек булды.
Спектакль ТР Милли китапханәсе эчендәге MON театраль мәйданчыгында бара. Спектакль Нурбәк исемле егетнең моң эзләве, татарның асылы турында фәлсәфәсеннән тора.
Премияне табиб Ульяна Кошеровадан Анастасия Радвогина кабул итеп алды.
Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Театрлар соравы буенча «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.
«Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясенә Буа театрының «Шобага», «Мастеровые» театрының «Опасный поворот», Камал театрының «Хуш, авылым!», Тинчурин театрының «Сәйдәш. Йокысызлык», Әлмәт театрының «Кайда минем илем?», Бөгелмә театрының «Танцы на праздник урожая», «Живой Город»ның «Моң» спектакльләрендәге актерлар ансамбле дәгъва итә иде.