Салават Фәтхетдинов Шамил Закиров исемендәге премиясенең яңа лауреатын игълан итте
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Фәтхетдинов үзенең Халыкара театр көнендә Камал театры хезмәткәрләренә бирә торган традицион премиясен быел да тапшырды. Салават Фәтхетдинов Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемендәге премияне ел саен Камал театры хезмәткәрләренә тапшыра. Алар театрда кимендә 25 ел эшләгән булырга тиеш. Салават Фәтхетдинов һәм аның җыр театры артистларга үз котлауларын видео аша җиткерде һәм җиңүчене дә игълан итте. «Иң изге урын — театр. Исән булсам премияне ел саен бирәчәкмен. Премиянең шарты театрда 30 елдан артык эшләү» диде Салават Фәтхетдинов. Премия театр тегүчесе Наилә Ваһаповага бирелде Быел аның суммасы 76 мең сум. Ул Шамил Закиров яшенә карап ел саен арта бара. Алдагы елларда бу премиягә Рәсимә Сафиуллина, Фуат Әбүбәкеров, Әнәс Шакирҗанов, Әхмәт Хаҗиев һәм башкалар ия булган иде. «Тантана-20210» республика театр премиясен тапшыру тантанасын «Татар-информ» онлайн күрсәтә.