Ләйсән Фәйзуллина хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы дип игълан ителде
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артисты Ләйсән Фәйзуллина «Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты булды.
Аңа әлеге премиягә Камал театрында Айдар Җаббаров куйган «Хуш авылым» документаль спектакле өчен бирелде.
«Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясе җиңүчесен табиб Руслан Мөхәммәдиев игълан итте.
«Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә Ләйсән Фәйзуллина белән бергә, Әтнә театрыннан Сиринә Хисмәтуллина, «Мастеровые»дан Евгения Яковлева, Минзәлә театрыннан Динара Акматова, Буа театрыннан Гөлзада Камәретдинова сайлап алынган иде.
Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Театрлар соравы буенча «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.
«Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.