Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 26.11.2020

Әлмәт районы укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге Яңа Кәшер интернат-мәктәбендә 1-5 сыйныф укучылары белән балаларның юл — транспорт җәрәхәтләнүен кисәтү максатыннан тематик чара уздырды. Бу хакта шәһәр газетасы яза. Уеннар ярдәмендә балалар юл билгеләрен исләренә төшереп, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгытканнар.  Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм да күрсәтелгән. Читать дальше...

Чирмешәндә мәктәп укучылары шахмат һәм шашка уеннары серләрен өйрәнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге «Орион» яшьләр ял итү үзәгендә балаларга шахмат һәм шашка уйнарга өйрәтәләр. Бу хакта район газетасы яза. Түгәрәккә Чирмешәнннең 1 нче мәктәбе һәм лицей укучылары атнага өч тапкыр киләләр. «Күптән түгел монда шахмат буенча турнир да үткәрдек. Зурлар арасында Чирмешән лицееннан Булат Әхтәмов, кечкенәләрдән 1 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Алмаз Нигъмәтуллин беренче урын алып, истәлек бүләгенә һәм грамотага лаек булдылар»... Читать дальше...



Унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен расладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен раслады. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Йомгаклау иншасын үткәрүнең төп вакыты 2021 елның 5 апреленә билгеләнгән, өстәмә сроклар – 21 апрель һәм 5 май. «Чыгарылыш сыйныф укучылары иншаны "незачет" алган яки төп срокта нигезле... Читать дальше...

Әлмәт театры җиде драматург белән җиде режиссерны берләштергән уникаль проект чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры җиде яшь драматург һәм җиде яшь режиссёр эшен берләштергән уникаль проектын төгәлләде. Проект нәтиҗәсе буларак, татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән «Аһәң» спектакле чыкты. Әлмәт театры әлеге проектны үзенчәлекле иҗади лаборатория итеп планлаштырган иде. Драматургларга татар тарихы темаларына кагылган кечкенә әсәрләр ясарга тәкъдим ителгән. Әмма пандемия чикләүләре авторларга Әлмәт театрында тупланып эшләү мөмкинлеге бирмәгән. Читать дальше...

Татар телендәге мәктәп дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эше дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта татар телендәге мәктәп дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эше үткәрелә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Дәүләт Советы утырышында шул хакта әйтте.   Татарча дәреслекләр турында сорауны министрга депутат Илшат Әминов бирде. «1-9 сыйныфлар өчен татар телендәге дәреслекләр бар, ләкин алар федераль исемлеккә кертелмәгән. Ул 2016 елда гына барлыкка килде, шул вакыттан без шушы юнәлештә эшлибез. Хәзер 1... Читать дальше...

Өлкән яшьтәге кешеләрдә «Спутник V» вакцинасын сынау турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасын сынау барышында теләмәгән өстәмә эффектлар бик күп күзәтелми, әмма сынаулар әле дәвам итә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече, Медицина терапия һәм профилактика медицинасы үзәге директоры Оксана Драпкинага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Белгәнемчә, безгә билгеле бер нәтиҗәләр белән чыккан экспертларның фикерләре буенча да, өстәмә эффектлар күзәтелмәде. Читать дальше...

«Минем Шүркә» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Салават күпере» журналының 30 еллыгында «Минем Шүркә» бәйгесенең нәтиҗәләре игълан ителде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйгегә иллегә якын эш кабул ителгән. Бәйге шартлары буенча, балалар «Салават күпере» басмасының символы — Шүркәне үз куллары белән, төрле алымнар кулланып, ясарга тиеш иделәр. 1 урынны — Арчадан Мәликә Һидиятуллина, 2 урынны — Азнакайдан Нәзилә Мөхәммәтшина, 3 урынны — Буадан Алинә Сәмитова яулады. Җиңүчеләрнең һәммәсенә дә затлы бүләкләр тапшырылды. Читать дальше...



Казанда 18нче хастаханә травмпункты күченү аркасында ябылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Гадел Кутуй урамындагы травмпункт пациентларны башка кабул итми. Бу хакта социаль челтәрдә 18нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең рәсми битендә хәбәр ителә. «Казанның Гадел Кутуй урамындагы 48нче йорт адресы буенча урнашкан 18нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе травмпунктында, яңа бинага күчү сәбәпле, кабул итү туктатылды», - диелә хәбәрдә. Кичектергесез ярдәм кирәк булган пациентларны хәзер Фатыйх Кәрим урамындагы 14/67 йорт адресы буенча... Читать дальше...

Ковидка кагылышлы сорауларга җавап бирүче тавыш ярдәмчесенең мөмкинлекләре киңәйтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Кайнар линиядә коронавируска кагылышлы сорауларга җавап бирүче Лилия исемле тавыш ярдәмчесенең мәгълүмат базасы киңәйтеләчәк. Бу турыда бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев хәбәр итте. «Бүгенге көндә тавыш ярдәмчесе Лилия 60тан артык сорауга җавап бирә. Планнарга килгәндә, Лилиядән җавап алырга мөмкин булган сорауларны өстәргә ниятлибез. Мәсәлән, кеше коронавируска ясалган тест нәтиҗәләрен сорый... Читать дальше...

Шамил Садыйков: «Салават күпере» журналы балаларга якты юл күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, «Салават күпере» журналы балаларга якты юл күрсәтә. Бу хакта ул журналның 30 еллыгына багышланган тантанада әйтте. «Бу журнал бәләкәй генә журнал булса да, "ТАТМЕДИА"да төп журналларның берсе булып санала. Ул популяр, алдынгы һәм интерактив журнал. Аның унике меңнән артык язылучысы бар. Татар телендәге балалар өчен басылган журнал олылар өчен булган журналларга караганда да популяррак. Читать дальше...

Зиннур Хөснияр: «Салават күпере»нең беренче саны ук затлы фин кәгазендә басылган иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «ТАТМЕДИА» бинасында «Салават күпере» журналының 30 еллыгын бәйрәм иттеләр. Журналның беренче баш мөхәррире, язучы-прозаик Зиннур Хөснияр килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. «Татар баласы өчен «Салават күпере» кебек журнал басылмый иде. Журналның беренче саны ук затлы фин кәгазендә басылды. "Мурзилка“лар сары газета кәгазендә басыла иде. Менә утыз ел гомер үткән дә киткән. Әле кичә генә кебек. Журнал үзгәрде, чөнки заман үзгәрде. Әти-әниләрнең... Читать дальше...

Собянин коронавирус аркасында Мәскәүнең «ябылуы» турындагы сүзләргә аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин, пандемия фонында башкаланы «ябу» идеясе турында сөйләгәндә, имеш-мимешләр чебен кебек оча, тик мондый планнар юк, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Имеш-мимешләр чебеннәр кебек йөри, беләсезме, без Мәскәүне июльдә дә, августта да, сентябрьдә дә, октябрьдә дә, ноябрьдә дә, хәзер инде декабрьдән, «яптык». Күргәнегезчә, без имеш-миешләргә ориентлашмыйбыз һәм андый планнар юк. Без шәһәрдәге реаль эпидемиологик вазгыятькә йөз... Читать дальше...

Татарстанда федераль программа буенча ятим балаларга 300дән артык фатир сатып алынган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның «Гражданнарга социаль ярдәм» федераль программасында катнашуы 2019 елда ятим балалар өчен 309 фатир сатып алырга мөмкинлек бирде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында хәбәр итте. Докладчы сүзләренә караганда, 18 яшькә җиткән ятимнәр һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар торак алган. «Казан, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Болгар, Кукмара, Чистай, Түбән Кама, Әгерҗе... Читать дальше...

Чаллыда Яңа ел чыршылары урнаштыра башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда Яңа ел чыршылары урнаштыра башладылар. Бу хакта Башкарма комитетта хәбәр иттеләр. Быел алты бәйрәм мәйданчыгы җиһазландырылачак. Шәһәрнең төп чыршысы Азатлык мәйданында үз традицион урынын алачак, биредә каркас монтажланган — аны чыршы ботаклары белән тулыландыру бара. Башка чыршылар Сидоровка бистәсе паркында, Мәләкәс аръягы, Картон-кәгазь комбинаты районында, Шишкин бульварында һәм Җиңү паркында урнаштырылачак. «Энергетик» мәдәният... Читать дальше...

Татарстанда наркотикка бәйле 500 кеше түләүсез психологик һәм юридик ярдәм алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Ел башыннан бирле наркология авырулары өчен түләүсез юридик һәм психологик ярдәмне Татарстанның 500гә якын кешесе алды. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. «Ел башыннан 500гә якын кеше консультация алды», - диделәр ведомствода. Бу проектны 15 гыйнварда Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән ТР ресоциализация фонды башлап җибәрде. Программа бәйлелектән дәваланучы һәм ресоциализацияләнергә... Читать дальше...

Элеккеге хатынының дустын балта белән үтергән Чаллы кешесе хатынны да эзәрлекләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Элеккеге хатынының дустын балта белән үтергән Чаллы кешесе хатынны да үтерергә теләгән. Якын арада аңа үтерү омтылышы буенча да гаеп белдереләчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллыда көнче ир-атның элеккеге хатынының яңа дустына балта белән ташлануын хәбәр иткән иде. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Шуннан соң Чаллы кешесен тоткарлап, сак астына алалар. Читать дальше...

Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе хезмәттәшлек турында килеште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү ислам институты һәм Болгар ислам академиясе арасында фәнни-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Документны уку йорты ректорлары Дамир Мөхетдинов һәм Данияр Абдрахманов «Россиядә ислам дине фикере: өйрәнү тәҗрибәсе һәм перспективалары» темасына «Фәхретдин укулары» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли онлайн-конференция кысаларында имзалады. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.  Килешү төп һәм өстәмә белем бирү, фәнни-мәдәни... Читать дальше...


Музыкальные новости
Певец

Певца Николая Баскова заметили на публике с обручальным кольцом по цене квартиры в Москве





Персональные новости
Алексей Сёмин

Чем интересен EVOLUTE i-SPACE? Почему его стоит купить рядовому потребителю





Быел Татарстанга чит ил гражданнарының күпчелеге эшләргә дип килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанга килгән чит ил гражданнарының күпчелеге эшләү максаты белән килгән. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Ун ай эчендә Татарстанда миграция учетына 164,1 мең чит ил гражданины куелган. Бу, узган елга караганда, 42 процентка азрак. 2019 елда рәсми теркәлгән 283,1 мең чит ил кешесе булган. «Быел чит ил гражданнарының 42 процент өлеше эшләргә... Читать дальше...

Психолог чыгарылыш сыйныф укучыларына стресска каршы көрәш алымнарын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лия Бодрова укучыларга имтиханга әзерләнгәндә стресска дучар булмас өчен, мөһим кагыйдәләрне үтәү кирәклеген әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекләрен белер өчен сынау имтиханнары тапшыра. Бу вакытта баланың психикасына начар йогынты булмасын өчен, дүрт кагыйдәне истән чыгармаска кирәк. «Беренчедән... Читать дальше...

Түбән Новгородта «Милли көй» фестиваленең сайлап алу туры бара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). «Тамырларга кайту» проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган «Милли көй» халык иҗаты фестивале узачак. Проект быел ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестивальне Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсенең эчке төбәк һәм муниципаль сәясәт министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәни-мәгариф проектлары белән төбәк идарәсе гамәлгә куя. Фестивальнең... Читать дальше...

Коронавирус турында сорап кайнар элемтәгә шалтыратучылар саны көненә 600 дән арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Республикада коронавируска кагылышлы сораулар белән кайнар элемтәгә шалтыратучылар саны көненә 600 дән артып киткән. Элек бу күрсәткеч өч тапкырга кимрәк булган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев сөйләде. «Элек көненә уртача 200 шалтырату кабул итә идек. Кичә кайнар элемтә телефоны буенча 600 дән артык шалтырату килде. Читать дальше...

Сообщаем нурлатцам о горячей линии по профилактике ВИЧ-инфекции

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В рамках Aкции #СТОПВИЧСПИД с 26 ноября по 4 декабря 2020 года Управление Роспотребнадзора по Республике Татарстан проводит Всероссийскую горячую линию по вопросам профилактики ВИЧ-инфекции.

Спорт в России и мире
Москва

В "Локомотиве" иронично отреагировали на ничью в матче ЦСКА со "Спартаком"


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

При каких обстоятельствах может затопить Петербург и Москву? Отвечает гидролог





Путин в России и мире
Москва

Строители мостов и дорог удостоены государственных наград


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Татьяна Рязапова

Предложения АИРР поддержала комиссия Госсовета



Москва

Самарские педагоги смогут принять участие в Форуме классных руководителей в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net