(Чирмешән, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешәннең туган як тарихы музеенда күренекле рәссам Әхсән Фәтхетдиновның «Ияләр» циклы эшләреннән ясалган экспозиция яңа экспонатлар хисабына тулыланган. Бу хакта район газетасы яза. Әхсән Фәтхетдиновның «Ат» һәм «Тоткынлыкта яткан сүзләр» исемле эшләрен монда Гакилә Нуретдинова бүләк иткән. "Газетадан туган як тарихы музеенда Әхсән Фәтхетдинов эшләреннән экспозиция ачылуы хакында укыгач, аның үземдә булган хезмәтләрен бирегә китерергә булдым. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Изге җомга көнендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә, хотбә укып, җомга намазын үткәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Җомга вәгазен мөфти изге Коръәннең фазыйләтләренә багышлады. Мөфти Коръәндә барлык сорауларга җавап булуын, галәмнәрдә ни бар — барысы турында хәбәр ителүен, кешелек турында бөтен мәгълүматның монда бирелгәнлеген билгеләп үтте, диелә нәзарәт хәбәрендә. «Динебезнең асылы — Коръәндә. Мәзһәбебез дә, юлыбыз да... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ковид йоктырган авырулар белән эшли торган табибларга такси чакыру өчен ай саен 10 мең сумга кадәр акча бүлеп бирергә тәкъдим иттеләр. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, төбәккә карап, күз алланган лимит 5-10 мең сум тәшкил итәчәк. «Кайбер төбәкләрдә һәр табибка такси чакырту кушымталарында аның номеры буенча виртуаль акча лимиты бирелергә мөмкин. Бу акчаларны эш урынына барганда такси өчен түләргә тотарга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия элемтә операторлары медицина оешмаларының номерларына шалтыратуны бушлай итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Акция ике ай — декабрь һәм гыйнвар айларында дәвам итәр дип көтелә. «Медицина учреждениеләре номерларын гражданнар өчен бушлай итү турында элемтә операторлары белән килешенде. Моның өчен Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына рәхмәт», — дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстанда кар һәм буран көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә кисәтәләр. Болытлы һава торышы булачак, урыны белән томан төшәргә мөмкин. «Вакыты белән кар явачак. Кайбер районнарда җиңелчә буран көтелә», - дип хәбәр итә синоптиклар. Төнлә температура 4-9 градус салкын була, республиканың көнчыгыш районнарында термометр баганалары -14 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә максималь температура... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан трассасында чит ил машинасы янган, шофер исән калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген көндезге сәгать берләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына трассада машина януы турында хәбәр алынган. Янгын хәрәкәт иткән вакытта мотор бүлегендә килеп чыккан. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп, янгынны сүндергән. Фаҗига автомобиль системалары һәм механизмнары төзек булмау аркасында килеп чыккан. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 1 декабрьдә Кол Шәриф мәчетендә татар шамаиле галереясендә «Татар шамаиле осталары: Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов» дигән күргәзмә ачыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмә Лениногорскидан ирле-хатынлы Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов иҗаты белән таныштыра, алар пыялада традицион татар шамаиле техникасында эшли. Күргәзмәдә 2018 елдан 2020 елга кадәр иҗат ителгән 23 эштән торган коллекция тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә тәкъдим ителгән... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Фәния Арсланова). Коронавирустан дәвалангач та, әлеге авырудан соң озак вакыт тернәкләнергә туры килә. Республиканың дәвалау оешмаларында тернәкләндерү бүлекләре ачылды. Тик күп кеше төрле сәбәпләр аркасында анда барып җитә алмый. Андыйларга Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсенең нейрореабилитация бүлеге мөдире Эльмира Хөсәинова киңәшләрен тәкъдим итәбез. — Әлегә могҗиза тудырырлык сихри дару төймәләре уйлап табылмаган. Үпкә тукымасы әкренләп рәтләнәчәк, — ди Эльмира Рөстәмовна. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Алтай крае «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы 20 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Юбилей уңаеннан оешма активистлары Алтай краенда Татар мәдәнияте көннәре үткәрә. Бәйрәм кунакларын бай программа көтә. Әдәби кунакханә, декоратив-гамәли сәнгать мастер-классы, лекторий һәм фотозона оештырылачак. Бәйрәм чарасының төп программасы 28 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Үзбәк киносы көннәре кысаларында Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була. Фильмда Үзбәкстаннан килгән кунаклар — фильмның продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп героинясы Сабина Асанова да катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры һәм фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Денис Низаметдинов). Кремль яр буенда узачак фестивальгә керү быел беренче тапкыр бушлай булачак. Яңа ел шәһәрчеге территориясе 12 декабрьдә ачыла. Бу хакта Кремль яр буе үзәге рәсми сайтында хәбәр ителә. «Быел безнең концепция бераз үзгәрде: быел нәкъ менә гомуми территориягә керү бушлай булачак, әмма түләүле урыннар да була, әйтик, Кыш Бабай йортына һәм башка җирләргә», - дип аңлаттылар Кремль яр буеның белешмә үзәгендә. Сайтта хәбәр ителгәнчә, быел фестиваль... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында Татарстан нефть химиясе секторында кулланыла торган инновацион эшләнмәләр турында фикер алыштылар. Директорлар советы утырышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, «Алабуга» МИЗ территориясендә дөнья дәрәҗәсендәге пробиотиклар җитештерүне башлап җибәрергә мөмкиннәр. Проектны Япониянең Jfr Co компаниясе генераль директоры Хироши Миязаки тәкъдим итте. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вафат булганнарның беренчесе -1975 елда туган ир-ат. Аны пневмония белән хастаханәгә салган булганнар. Пациентның хәле хроник авыруларының кискенләшүе аркасында начарланган. Үлүчеләрнең икенчесе 1955 елда туган ир-ат. Аны «коронавирус» диагнозы белән хастаханәгә озаткан булганнар. Вирустан тыш, ир-атның йөрәк-кан тамырлары системасының җитди авырулары булган. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова журналист булырга җыенмавын һәм әлегә үзен тренер итеп күрмәвен әйтте. «Продюсерлыкны һәм журналистиканы бераз гына өйрәнәм. Журналист булырга теләмим. Миңа күбрәк продюсерлык эше кызык. Тренер булырга әлегә теләк юк. Алдан фаразламыйк», — дип сөйләде Заһитова Puma өчен туры эфир вакытында. Быел Заһитова Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казандагы 16нчы клиник хастаханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталеннән яңа коронавирусны җиңеп чыккан йөз яшьлек пациентны чыгардылар. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына клиника терапевты Рамилә Зарипова сөйләде. Хастаханәдә үткәрелгән компьютер томографиясе әбинең үпкәләренең зарарлану күләме 15 проценттан артып китмәвен күрсәткән. ПЦР беренче мазогы уңай нәтиҗә биргән. 16нчы хастаханә табиблары әбигә туры килә торган гормон терапиясе... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 28 ноябрьдә, Татарстанда кабат томан көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеоүзәгендә кисәтәләр. Һава шартларының начараюы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә булырга мөмкин. «2020 елның 28 ноябрендә Татарстанда урыны белән томан көтелә», - диелә синоптиклар хәбәрендә.
“Демократик Альтернатива” сәяси берләшмәсе Русиядә киләсе сайлауларда ачык тавыш бирү кулланырга тәкъдим итә.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Ольга Голодец белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Саклык банкы цифрлы продуктларын республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Саклык банкы экосистемасының пандемия чорында ихтыяҗ зур булган иң кирәкле сервислар һәм продуктлары тәкъдим ителде... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәтен тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Тәкъдим итү чарасы Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетендә узды. Уфаның «Ихлас» мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин чакыруы буенча... Читать дальше...
Русия президенты идарәсе җитәкчелегендә “Бердәм Русия” фиркасенең киләсе елда сайланачак парламентта күпчелекне саклап калу юлларын эзләячәк.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Владимир Путинның зур матбугат конференциясе туры элемтә элементлары белән узачак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «"Гомумроссия халык фронты" иҗтимагый оешмасы волонтерлары <...> гражданнарның "Мәскәү - Путинга" кушымтасы аша Президентка юллый торган сорауларның күпчелеген эшкәртәчәк», - дип төгәлләштерде ул. Кушымта йөкләп алу өчен 6 декабрьдә ачык булачак. Россия халкы традицион формада сорау бирә яки видео яздыра ала. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 ел башыннан «Татнефть» төркеме предприятиеләре нефть продуктлары, шиннар, нефть химиясе товарлары җитештерүне арттырды, шулай ук җылылык һәм электр энергиясе эшләп чыгаруда үсеш бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Татнефть» директорлар советы утырышында шул хакта әйттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Директорлар советы „Татнефть“ төркеменең 2020 елның тугыз аенда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады. Нефть... Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Татар иҗтимагый үзәге, «Яңарыш» газетасы редакциясе, «Спартак» халык иҗаты йорты, ГТРК «Удмуртия», «Минем Удмуртия» телеканаллары, К.Тинчурин театры Республикакүләм «Зәңгәр шәл» үзешчән театрлар фестиваль-конкурсын игълан итә. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Фестиваль-конкурста Удмуртиядә эшләп килүче балалар, өлкәннәр үзешчән театрлары катнаша ала. Читать дальше...
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров татарстанлыларны «Вкусы России» бәйгесендә республика продукциясе өчен тавыш бирергә чакырдылар. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан Президенты бәйгегә кагылышлы постны Инстаграм аккаунтында урнаштырды. Ул үзе дә читтә калмады, хештегларына игътибар итсәк, Президент чәк-чәк өчен тавыш биргән», — диделәр министрлыкта. Читать дальше...
«Нурлат-информ» в преддверии праздника Дня матери собрал в студии юных конкурсантов с мамами и их наставниками.