Собянин коронавирус аркасында Мәскәүнең «ябылуы» турындагы сүзләргә аңлатма бирде
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү мэры Сергей Собянин, пандемия фонында башкаланы «ябу» идеясе турында сөйләгәндә, имеш-мимешләр чебен кебек оча, тик мондый планнар юк, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Имеш-мимешләр чебеннәр кебек йөри, беләсезме, без Мәскәүне июльдә дә, августта да, сентябрьдә дә, октябрьдә дә, ноябрьдә дә, хәзер инде декабрьдән, «яптык». Күргәнегезчә, без имеш-миешләргә ориентлашмыйбыз һәм андый планнар юк. Без шәһәрдәге реаль эпидемиологик вазгыятькә йөз тотабыз һәм эшчәнлекнең теге яки бу өлкәләрен чикләү буенча минималь кирәкле чаралар күрәбез», — диде Собянин " Россия 24» телеканалы эфирында. Мәскәүлеләрнең декабрьдән башкаланы ябалармы, дигән соравына ул шулай җавап бирде.
«Якын арада икътисад секторларын ябу буенча бернинди планнар да юк», — дип өстәде Мәскәү мэры.