123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 15.11.2020

Саба районында юл һәлакәтендә үлгән кешеләрне искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 15 ноябрь, «Татар-информ», « Саба таңнары »). Бүген  Саба районында «Юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булган кешелшәрне искә алу көне»н билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аның максаты — киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү. Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан бүген ЮДИДИ район бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең... Читать дальше...

Тәтешнең балалар ансамбле Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Тәтеш, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Тәтешнең өстәмә белем бирү үзәгенең «Ай корабле» ансамбле «Җәй җырлый — 2020» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ансамбльнең җитәк­чесе — сәләтле педагог Эльмира Җаббарова. Бәйгедә быел Россиянең 49 төбәгеннән җырчылар һәм вокаль ансамбльләр ­катнашкан. Нәтиҗә ясаганда жюри музыка сәләте дәрәҗәсен, катнашучыларның басым ясау чисталыгын, шулай ук артистлыкны, сәхнә культурасын, үзенчәлек тойгыларын, башкарылган әсәрнең катлаулылыгын исәпкә алган.

Чирмешән районында декрет ялындагы 16 хатын-кыз яңа һөнәр үзләштергән

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 15 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән »). Чирмешәннең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 33 эш бирүче аша 82 вакансия тәкъдим итә, шул ук вакытта, мөмкинлеге чикле 4 кешегә дә эш бар. Декрет ялындагы 16 хатын-кыз яңа һөнәр үзләштергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Вакансияләр арасында эшче һөнәр ияләренә ихыяҗ зуррак. Машина йөртүчеләргә, ипи пешерүчеләргә, агроном, ветеринар, инженерларга да эш тәкъдим итәләр. Бу елның ун аенда үзәккә 1270 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 363се — эш эзләүчеләр. Читать дальше...



Ютазы районында авыл җыеннары дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 15 ноябрь, «Татар-информ», « Ютазы таңы », Ильмира Галиева). Бу көннәрдә Ютазы районы территориясендә яшәүчеләр белән үзара салым программасын кертү буенча җыеннар дәвам итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Быел үзара салым кертү буенча муниципаль берәмлекләрдә референдумнар узмаячак. Быел халык, үзара салым программасы гамәлдә булу-булмавына карата үз фикерен белдереп, җыеннар барышында яшерен рәвештә үз тавышын бирә. Моның өчен халык белән очрашуны оештыручылар бюллетеньнар салу өчен урна тәкъдим итте. Читать дальше...

Татарстанда -23 градуска кадәр суыта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә -23 градуска кадәр суытыр дип көтелә, кайбер районнарда томан һәм бозлавык күзәтеләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Юлларда күз күреме 500 метрдан азрак тәшкил итәчәк. Аязучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз. 16 ноябрьгә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -12..-17 градусны күрсәтәчәк, аязганда исә -18..-23 градуска кадәр түбәнәячәк. Читать дальше...

Мошенниклар телефон номеры буенча ачыклый алган мәгълүматларны атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Мошенниклар телефон номеры ярдәмендә аның хуҗасының исем-фамилиясен һәм паспорт белешмәсен таба ала. Болар исә, үз чиратында, телефон хуҗасының күчемсез милке яки автомобиле бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Прайм» агентлыгы «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Арсений Щельцинга сылтама белән хәбәр итә. Гражданнар турындагы мәгълүмат базасының күп өлеше әле һаман да ачык булуы мошенникларның эшен җиңеләйтә. Читать дальше...



Данис Зариповның улы быелгы сезонда «Ирбис» командасы өчен беренче матчын үткәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» капитаны Данис Зариповның улы Артур Зарипов бүген 2020/2021 елгы сезонда Яшьләр хоккей лигасы чемпионатында «Ирбис» хоккей клубы өчен тәүге матчын үткәрде. Артур Яшьләр хоккей лигасының даими чемпионатында Казанда узган матчта «Омские ястребы» клубына каршы уенда бозга чыкты. Очрашу «Татнефть Арена» бозында узды: өч периодтан соң исәп 1:1 булды, овертаймда исә кунаклар үзләренә җиңү китергән алканы кертте – 2:1. Үзенең беренче булган рәсми матчта уйнаучы... Читать дальше...

Соңгы атнада Россиядә Covid-19 очраклары августта теркәлгән кадәр санда ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер атна эчендә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 151 491 очрагы ачыкланган. Чагыштыру өчен — август ае дәвамында илдә 155 338 кеше коронавирус белән авырган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Бер атна элек оператив штаб коронавирус инфекциясе йоктыруың 137 553 очрагы (10,1 процентка азрак) хакында хәбәр иткән иде. «Үлем-китем очракларының саны да пандемия башланганнан бирле максималь күрсәткечкә җитте», — диелә хәбәрдә. Бу атнада коронавирустан 2 649 кеше үлгән... Читать дальше...

Татарстанда кюветка төшеп киткән җиңел машинадагы яшь кыз һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан трассасында тайгак юлдан кюветка төшеп киткән җиңел автомобильнең пассажиры һәлак булган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. 12 ноябрьдә Азнакай районында 14нче модель «Лада» автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән. Шаһитлар белдергәнчә, авария юлның тайгак булуы һәм машина йөртүченең зур тизлектә хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең пассажиры - 20 яшьләр тирәсендәге кызның гомере өзелгән.

Мисырда 2500 ел элек ясалган йөзләп саркофаг тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Мисыр Хөкүмәте йөздән артык борынгы саркофаг табылуы хакында хәбәр иткән, аларның кайберләрендә мумияләр табылган. Associated Press агентлыгы хәбәр иткәнчә, табылдыклар арасында шулай ук кырыкка якын алтын йөгертелгән статуя да бар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза. Археологик табылдыкларга Саккарадагы зур некрополь территориясендә, Каһирәнең көньягында юлыкканнар. Мисырның борынгылык эшләре буенча министры Халед Әл-Анани искәрткәнчә, табылган саркофаглар Птолемейлар... Читать дальше...

Казанда яңа граффитига милли ризык - өчпочмаклар янында утыручы кыз ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында Фучик урамында гадәти булмаган граффити барлыкка килде. «Чишмәле» скверы янындагы баскычта Казан рәссамы Азат Алеев (ул SlyDog буларак билгеле), Валентин Серовның «Девочка с персиками» картинасы героинясын ясады, әмма аның каршында җиләк-җимеш урынына татар өчпочмаклары ята. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. «Без өч сәгать эшләдек. Юмористик картина Казан башкаручысы Enaecash нең „Испеки мне өчпочмаки“ җыры клибы өчен ясалды. Читать дальше...

Казанның ДПС полкы командиры авария корбаннарына багышланган роликка шигырь язган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның юл-патруль хезмәте полкы командиры Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган роликка шигырьләр язган. Ролик социаль челтәрләрдә чыкты. Роликка соңгы вакытта Татарстан башкаласында булган төрле юл-транспорт һәлакәтләренең видеолары тупланган. Аларның күбесендә кешеләр һәлак булган. Агентлыкка билгеле булганча, әлеге шигырьләрне Казанның юл-патруль хезмәте полкы командиры Михаил Савин иҗат иткән. «Узган елда Юл һәлакәте корбаннарын... Читать дальше...

КАМАЗ ветераны Наил Галиуллин үзенең туган көнендә вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 15 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының ветераннар госпиталендә Наил Галиуллин вафат. Бүген аңа 79 яшь тулган булыр иде. Наил Галиуллин Автокалада җәмәгать эшлеклесе, КАМАЗ төзелешенең башында торган кеше һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре буларак билгеле. Ул 1941 елда Яшел Үзәндә туган. 1973 елда КАМАЗга килгән һәм автомобиль заводының партия комитеты секретаре урынбасары вазифасында эшкә керешкән. 1979-1984 елларда «КАМАЗ» җитештерү берләшмәсе профсоюз комитетын җитәкләгән... Читать дальше...

Ковидны ачыклау өчен ясала торган тестларның «соры зонасы»на эләкмәү ысулы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен ачыклау өчен үткәрелә торган тестларның «соры зонасы» дип уңай да, тискәре дә булмаган нәтиҗә барлыкка килгән очракны атыйлар. Табиб-инфекционист Георгий Викулов тестның шундый нәтиҗәсен булдырмау ысулын аңлатты. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. «Мондый нәтиҗә шикле дип санала. Ул чагында тиешле тәкъдимнәр бар. Диагностиканы динамикада ясарга, клиник картинаның бәясен алырга һәм диагностиканың икенче алымын кулланырга кирәк. Бу алтын стандарт санала», — дип аңлатты ул. Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Провести свой Большой Концерт. Тариф Большой Концерт.





Персональные новости
Выставка

Выставка военных фотокорреспондентов и художника Росгвардии «СВОй VZгляд» открылась в Москве





Чиләбе өлкәсендә Көньяк Уралдагы төрки халыкларга багышланган семинар була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). 20-21 ноябрь көннәрендә Чиләбе өлкәсенең Чесма районы Рәдүт авылында ике форматта (офлайн һәм онлайн) «Көньяк Уралның тарихи-мәдәни мирасы. Төрки халыклар» дип аталган төбәк семинары була. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә. Ул этник һәм вакыйгалы туризм белән кызыксынучыларга яхшы таныш булган өч мәйданчыкта («Татар йорты» музее, Әхмәт Хаҗи Рахманкулов мәчете һәм Мәдәният йорты) үтәчәк. Семинарны Чесма районы хакимиятенең Мәдәният идарәсе, Россия Фәннәр... Читать дальше...

Чаллыда коронавируслы авырулар белән эшләүче табиб: Үз-үзеңне дәвалап маташмагыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллының Л. Н. Ганиева исемендәге 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиб-терапевты Михаил Андреевич Андреев сугыш ветераннары өчен госпитальнең кызыл зонасына эшли. Ул республика халкын үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә чакыра. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Пациентлар агымы арту белән, көнгә без иллегә кадәр кешене кабул итәбез. Әлегә кадәр кайда эшләү катлаулырак икәнен әйтә алмыйм. Җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен киегез... Читать дальше...

К акции «Районную газету – на родном языке» присоединились и депутаты

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Члены Нурлатского местного отделения партии «Единая Россия» присоединились к акции «Районную газету – на родном языке» и выписали районку более чем 40 нурлатцам на их родном языке.

Түбән Новгородта «Нигеземә кайтып барам» проекты кысаларында бәйгеләр игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). «Түбән Новгород татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты «Нигеземә кайтып барам» проекты кысаларында татар халкы күпләп яши торган районнардагы мәктәп укучылары арасында иҗади бәйгеләр (рәсемнәр, кулдан ясалган әйберләр, инсценировкалар һ.б.) игълан итте. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсенең милли-мәдәни берләшмәләр сайты яза. Проект Түбән Новгород Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бәйгеләр түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Ставропольский гандбольный клуб «Виктора» в Москве уступили армейцам


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

«Бомж» Дарья передает всем привет»: Касаткина ответила на слова Винер


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Выпуск ЦФА на платформе «Атомайз» поможет снизить нагрузку на экологию





Путин в России и мире
Москва

Глава МЧС России Александр Куренков представил начальника московского подразделения ведомства


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

«С какой целью вы пришли почтить память? Он вам родственник?» В Москве осудили девушку, которая пришла возложить цветы в память о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Москва

Песков: Путин не приехал в «Крокус», чтобы не мешать спасателям

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net