Өлкән яшьтәге кешеләрдә «Спутник V» вакцинасын сынау турында сөйләделәр
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасын сынау барышында теләмәгән өстәмә эффектлар бик күп күзәтелми, әмма сынаулар әле дәвам итә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече, Медицина терапия һәм профилактика медицинасы үзәге директоры Оксана Драпкинага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Белгәнемчә, безгә билгеле бер нәтиҗәләр белән чыккан экспертларның фикерләре буенча да, өстәмә эффектлар күзәтелмәде. Экспертлар өлкән яшь төркемендәге кешеләрнең тәнчекләргә карата тәэсирен ачыклады», — диде Драпкина «360» телеканалы эфирында. Ул сынауларның тәмамлануын көтәргә кирәклеген, беренче нәтиҗәләр декабрь урталарында булачагын искәртте. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы август аенда Гамалея исемендәге фәнни үзәк тарафыннан эшләнгән COVID-19 профилактикасы өчен дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Ул «Спутник V» исемен алды. Вакцина өч атна ара белән ике препарат компонентын кертүне күздә тота. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко РИА Новостига октябрь урталарында 60 яшьтән өлкәнрәк ирекле кешеләрдә «Спутник V» вакцинасын тикшерү башланачагы турында хәбәр итте.