Тәтеш районында яшәүчеләр төзекләндерелгән Җиңү паркына бәя бирде
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Тәтештә Җиңү паркын төзекләндерү дәвам итә. Сентябрьдә биредә резинадан йөгерү һәм йөреп кайту юллары салдылар. Бу турыда «Авангард» газетасы яза. Шулай ук паркта зәңгәрсу яктылык бирә торган гадәти булмаган яктырту баганалары урнаштырдылар — каен эңгер-меңгердә паркта әкияти урмандагы кебек күренә. Бу айда паркта уңайлы эскәмияләр һәм сары итеп яктырта торган өстәмә яктырту баганалары барлыкка килде. Хәзер монда скандинав йөреше, йөгерү, саф һава белән ләззәтләнергә уңайлыклар бар.