Беларуста протест чараларында 700дән артык кеше тоткарланган
Кайбер исәпләүләргә караганда, протестларда берничә мең катнашкан, бу узган якшәмбеләр белән чагыштарганда әзрәк.
Кайбер исәпләүләргә караганда, протестларда берничә мең катнашкан, бу узган якшәмбеләр белән чагыштарганда әзрәк.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Кукмара районының Пүчинкә-Кучук урта мәктәбе укучылары, укытучылар, «Ший Энер» мәдәни үзәге хезмәткәрләре һәм Синерь авылында яшәүчеләр мәктәп яны территориясенә алма, чикләвек һәм рокамболь үсентеләре утыртты. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза. Агачларны «Мәктәп яны бакчаларның традициясен саклыйбыз» акциясе буенча утырттылар. «Ший Энер» коммерцияле булмаган автоном оешма директоры Екатерина Абдуллина да бу мәктәпне тәмамлаган. Ул мәктәпнең алма бакчасы булгандагы истәлекләре белән уртаклашты. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Чистайның 5нче номерлы мәктәбендә укучының әнисе мәгариф учреждениесе янында ут булмауга зарланган. Аның сүзләренчә, бала икенче сменада укый, укудан соң яктыртылмаган юлдан кайта. Бу хакта «Чистопольские известия» газетасы яза. Эш шунда ки, мәктәп ишегалдында якты түгел. Ата-ана сүзләренчә, Радищев һәм Чернышевский урамнары буенча да шундый ук хәл. Шәһәрдә яшәүче сүзләренчә, урамда кичләрен караңгы, һава торышы да начар, балалар пычракны да, күлдәвекне дә күрми. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәч районының шул ук исемдәге авылында яшәүче Александр Липатов 101 яшьлеген бәйрәм итте. Александр Павловичны «Забота» үзәге директоры Эльвира Хәйруллина туган көне белән котларга килде. Ул аңа котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырды. Бу турыда «Вперед» газетасы хәбәр итә. Александр Павлович Уланово авылында җиде кешелек гаиләдә туган. Аның өч энесе һәм өч апасы булган, хәзер Александр гына исән калган. Гаиләгә ярдәм итү өчен ул 14 яшьтән колхозда эшли башлаган. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 12-15 ноябрь көннәрендә Казанда юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча РСФСРның атказанган тренеры Мәгас Сәхабетдинов истәлегенә Бөтенроссия турниры узачак. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 15 команда составында 21 яшькә кадәрге 200 спортчы чыгыш ясый. Ярышлар 10 үлчәм категориясендә узачак: 55 кг, 60 кг, 63 кг, 66 кг, 72 кг, 77 кг, 82 кг, 87 кг, 97 кг һәм 130 кг. Ярышлар 13 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә «Ак Барс» көрәш сараенда ачыла. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин театр һәм кино актеры, Россиянең халык артисты Олег Меньшиковны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау Кремль сайтында урнаштырылган. «Табигать сезне талант һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади мөмкинлекләр потенциалы белән бүләкләгән», диелә дәүләт башлыгы котлавында. Владимир Путин сүзләренчә, Олег Меньшиков үзен актерлык өлкәсендә бик яхшы итеп күрсәтте һәм режиссерлык эшендә танылуга иреште, ә бүген ул Ермолова исемендәге Мәскәү драма театры сәхнәсендә кызыклы... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә республика Президенты грантлары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 23 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгына тапшырып була. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Конкурс республиканың әйдәп баручы иҗат коллективларының иҗади проектларына ярдәм итүгә һәм аларны кызыксындыруга юнәлтелгән. Конкурста Татарстан Республикасының иҗат коллективлары — театр, музыка, хореография... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручылар аерым бүлмәләре булган очракта өйләрендә дәвалана ала. Шулай ук алар табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Бу турыда «Парламентская газета» яза. Тулай торакта яки коммуналкада, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр яки хроник авырулы кешеләр белән бергә яшәүче пациентларны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар. «Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы бүген, 8 ноябрьдә, үз көченә керә. Моңа кадәр пациентларның... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төбәк территориясендә һава температурасы +2…-3 градус һәм төнлә +4 градустан -1 градуска кадәр булачак. Моннан тыш, юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Татарстандагы хәйрия оешмасы — Россия мөселманнары фонды Әфганстан татарлары җәмгыятенә гуманитар ярдәм сыйфатында медикаментларын илтеп тапшырды. «Без вируска каршы препаратлар һәм ашказаны авыруларыннан дарулар тапшырдык. Хәзер мондый ярдәм бик кирәк. Әфганстанда салкыннар башланды. Күп кеше салкын тидерә һәм йогышлы авырулар белән авырый», — диде Россия мөселманнарының хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин. Аның сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә яшәүче язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Казахстан татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Тәүфыйк Кәримов Чарльз Диккенс исемендәге премия финалына чыкты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Тәүфыйк Кәримов конкурска инглиз һәм рус телләрендә Лондон әдәби премиясе химаясендә нәшер ителгән «Fata Morgana» китабын тәкъдим иткән. Дөньяның кырыктан артык иленең язучыларын берләштерә торган Интернациональ язучылар... Читать дальше...
Әрмәнстан саклану министрлыгы исә Шуша өчен бәрелешләр дәвам итә дип белдерә.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды берничә көндә 50 мең доллардан артык акча җыйган. Акча Ливан халкына азык-төлек җыелмалары һәм торак белән тәэмин итү, шулай ук медицина ярдәме күрсәтү өчен җибәрелгән. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Ике айдан артык элек Ливанның башкаласы Бәйрут шәһәрендә шартлау булды, ул кешеләр үлеменә, матди һәм икътисади яктан гаять зур югалтуларга китерде. Нәтиҗәдә, шәһәрнең тулы бер торак кварталлары зыян күргән... Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Узган төндә күренекле башкорт шагыйре, язучы, журналист, музыкант, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Мортазин, Мөхәммәтша Бурангулов, Фатих Кәрим һәм Рәмзилә Хисаметдинова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Мәүлет Җамалетдин вафат булган. Аңа 73 яшь иде. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итә. Мәүлет Җамалетдин — егермеләп китап авторы, «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә өченче көн рәттән Covid-19 коронавирусын йоктыруның 20 меңнән артык очрагы ачыкланган. Бу турыда инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Узган тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 20498 очрагы (кичә — 20 396 яңа очрак, аннан алдагы көндә — 20582) теркәлгән. Коронавирус йоктыручылар саны буенча Мәскәү (3254), Санкт-Петербург (605) һәм Чиләбе өлкәсе (453) лидерлык итә. Авыру Чукотка авономияле округында (бер очрак та теркәлмәгән), шулай ук Дагыстан һәм Чувашиядә акрын тарала. Читать дальше...
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иммунитет системасына җенес гормоннары йогынты ясау сәбәпле, ир-атлар Covid-19 яңа коронавирусын авыррак кичерә. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сүзләренә сылтама белән Lenta.ru хәбәр итә. «Хатын-кызларда эстроген җенес гормоны саклагыч аксымнарның, антитәнчекләрнең күзәнәк эченә үтеп керүен җиңеләйтә», — дип аңлатты медик. Һәм моның ярдәмендә хатын-кызларның иммунитеты начаррак булган очракта да антитәнчекләр күзәнәкләргә җиңелрәк һәм тизрәк үтеп кереп, вирусларны юк итә, диде ул. Читать дальше...
Александр и Маргарита Ермиловы восстановили отчий дом в Илюткине и живут трудом на земле. Супруги Ермиловы хотя и уроженцы села, тридцать лет прожили в Нурлате.
Диана Анкудинова дарит нурлатцам музыкальный подарок.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-прозаик Альберт Хәсәнов вафат. Аңа 82 яшь иде. Бу турыда Татарстан Язучылар берлегенең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә. «Язучы Альберт Хәсәнов вафат. Урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә. Язучы-прозаик һәм журналист Альберт Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе – Альберт Ашыт) 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлап... Читать дальше...
На них указала группа автоэкспертов.
Среди заболевших татарстанцев за минувший день нурлатцев не имеется.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Көзге каникуллардан соң, ягъни 9 ноябрьдән, Башкортстанда 1-5 сыйныф һәм 11 сыйныф укучылары гына мәктәпкә укырга барачак. 6-10 сыйныф укучылары дистанцион укуга күчә. Бу турыда республика башлыгы администрациясенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Җитмеш бала укый торган аз комплектлы мәктәпләрдә барлык укучылар да мәктәпкә йөреп укыячак. Мәктәпләрдә мондый уку режимы 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Якындагы ике атнада өстәмә белем бирү учреждениеләре дәресләрне дистацион рәвештә алып барачак.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җәмәгатьчелек фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримованы соңгы юлга озатты. Гомере буе әтисе исемен зурлап һәм пропагандалап яшәгән, яшь буынга патриотик тәрбия биргән шәхес Курган зиратына җирләнде. Ләйлә Кәримованы соңгы юлга озатырга Башкортстаннан да делегация — Бишбүләк районының мәдәният бүлеге мөдире Елена Арефьева, Ает авылы җирлеге башлыгы Рәсил Гыймазетдинов, Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова килгән. Калининград... Читать дальше...
Педагоги постарались, что детям было интересно, а сами школьники с удовольствием приняли в нем участие.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Нурлатского района Республики Татарстан.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.