Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 21.11.2020

Кукмара районының Түбән Комар авылында күпфункцияле үзәк ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрьь, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районыныңТүбән Комар авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Андрей Герасимов һәм башкалар катнашты. Бу хакта район газетасы яза. «Бик матур, якты корылма барлыкка килгән. Әлеге үзәк безгә авылдагы берничә сорауны хәл итәргә булышты. Читать дальше...

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чир мешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Бу хакта район газетасы яза. Бәркәтәдә мәдәният йорты кирәклеге турында шушы авылда туып-үскән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов белдергән. Ул әлеге үтенечне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткергән һәм төзелешкә аның фатихасын алган, диелә хәбәрдә. «Хафиз Гаяз улына, Рөстәм Нургали улына да бик зур рәхмәт. Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары Кытай командасын җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Мытищи шәһәрендә Казанның «Ак Барс» командасы Пекинның «Куньлунь Ред Стар» хоккейчыларына каршы уйнады. Матчта 5:2 исәбе белән «Ак Барс» җиңде. Беренче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус гол кертте (0:1). Икенче периодның беренче минутында Джастин Азеведо «Куньлунь Ред Стар» капкасына тагын бер алка кертә алды (0:2). Икенче минутта «Ак Барс» сакчысы Даниил Журавлёв гол кертте (0:3). Өченче период. Икенче минутта Кирилл Петров дүртенче алканы кертте (0:4). Читать дальше...



Сабада артиллеристлар һәм ракетачылар очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 нобрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Артиллерия һәм ракета гаскәрләре гаскәрләре көне уңаеннан район хәрби комиссариаты бинасына артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт ир-егетләр җыелды. Бу хакта район газетасы яза. Тантаналы митинг Мәңгелек ут янында дәвам итте. Аннары ракетачылар һәм артиллеристлар, Советлар Сюозы Геройлары, Әфганстан һәлак булган райондашларыбыз батырлыгын мәңгеләштергән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Сабадан Мулланур Ганиевка, Лесхоздан Камил Идрисовка «Ракетные войска... Читать дальше...

Жители Татарстана см­огут оценить целесоо­бразность​ шумозащи­тных экранов на М11

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

По словам министра транспорта и дорожного хозяйства РТ, жите­лям нужно обязательно там побывать, особ­енно возле деревни Орел и принять правил­ьное техническое реш­ение.

Һадиуллин «Большая перемена» җиңүчеләренә: Сез Татарстанны лаеклы тәкъдим иттегез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Большая перемена» Россия бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты. Министр белдергәнчә, мондый масштаблы чара ярдәмендә Татарстан укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, республиканы лаеклы тәкъдим итә алдылар. «Сез мөмкинлекләрегезне югары дәрәҗәдә күрсәтеп кенә калмыйча, бәйгедә җиңеп тә чыктыгыз. Безнең мәктәп укучыларның проектлары иң нәтиҗәлеседер дип ышанам. Сез үзегезне, остазларыгызны гына түгел... Читать дальше...



Татарстанда бозлавык һәм 18 градус салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырында болытлы һәм коры һава торышы булачак. Юлларда бозлавык көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. «Аязучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә. Моннан тыш, якшәмбе көнне көньяктан уртача тизлектә бил исәчәк. Төнлә һава температурасы -8…-13 градус, аязганда -18 градус. Көндез 3–8 градус салкын булачак.

Татарстан Сириянең Олимпия комитеты белән меморандум имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы һәм Сириянең Олимпия комитеты хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Бу хакта Сириянең Баскетбол федерациясе президенты Ала Юхаджи хәбәр итте. «Җыеннарны оештыруда ярдәм иткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәм. Очрашуда Сириянең Олимпия комитеты һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек турында меморандум имзаладык. Киләчәктә без бергәләп баскетболны гына түгел, ә спортның башка төрләрен дә үстерәчәкбез», — диде Ала Юхаджи. Читать дальше...

Табиблар Covid-19 йоктыруның иң куркыныч чорын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырган кеше авыруның беренче биш көнендә тирә-яктагылар өчен аеруча куркыныч булып санала. Нәкъ шушы чорда вирусның иң актив вакыты була. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу үзенчәлек SARS-CoV-2 вирусына, калган ике йогышлы SARC-CoV һәм MERS-CoV вирусларына караганда, тизрәк таралырга ярдәм итә. Бу ике авыруның иң актив чоры шактый соңрак була — якынча бер атна һәм ун көнгә туры килә. Коронавирус белән көрәштә иң нәтиҗәле... Читать дальше...

Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда исерек шофер артка чиккәндә бер әбине бәрдереп үтергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ершов урамында 78 нче йорт каршында булган. «Хендэ» автомобиленең 32 яшьлек исерек йөртүчесе артка чиккәндә 74 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Баш мие имгәнгән хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр, әмма берничә сәгатьтән соң ул вафат була. Документларын... Читать дальше...

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 467 кеше вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 467 үлем очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 35 778 кеше вафат булган. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости яза. «Узган тәүлектә 467 үлем очрагы теркәлде. Россиядә барлыгы 35 778 кеше вафат булды», — диелә хәбәрдә. Мәскәүдә 74 очрак, Санкт-Петербургта 70 очрак теркәлгән.

Казанда узган лингвистика саммиты 24 ил галимнәрен берләштергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Казанда биш көн дәвамында узган «Дөньякүләм лингвистика таләпләре һәм трендлары» лингвистика саммиты 24 ил галимнәрен берләштерде. Бу хакта «Российская газета» яза.  Чараны КФУ ректоры Илшат Гафуров ачты. Соңгы вакытта булган иң зур филология форумында АКШтан, Бөекбританиядән, Германиядән, Нидерландтан, Италиядән, Испаниядән, Австриядән, Бельгиядән, Норвегиядән, Кытайдан, Израильдән, Төркиядән тикшеренүчеләр катнашты. Россияне 54 шәһәрдәге галимнәр тәкъдим итте. Читать дальше...

Россиядә эшсезләрнең яңа категориясе барлыкка килергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Дәүләт Думасына эшсезләрнең яңа категориясен билгели торган закон проекты керттеләр. Авторлары — КПРФ депутатлары. Бу хакта «Парламентская газета» яза. Коронавирус пандемиясе фонында «мәҗбүри эшсезләр» дигән категория булдырырга тәкъдим ителә. Моңа югары әзерлек, гадәттән тыш яки башка махсус хокукый режим аркасында эшчәнлеген вакытлыча туктаткан эш бирүче тарафыннан хезмәт килешү буенча эш белән тәэмин ителмәгән гражданнар керә. Бу очракта Россия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә пособие түләнә. Читать дальше...

«Вакыт» газетасы мөхәррире: Укучыларга интрига кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Газета укучыларга интрига кирәк, аларны шоу-бизнес, гыйбрәтле язмалар кызыксындыра. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Чувашия Республикасы «Вакыт» газетасы мөхәррире Гөлия Гыйнатуллина сөйләде. «Тиражлар кими. Әллә халык укырга яратмый, әллә үзебез мәгълүматны дөрес җиткерә алмыйбыз. Без халык тормышы, дини темаларга караган язмалар бастырабыз. Ә кешеләрне шоу-бизнес яңалыклары, гыйбрәтле язмалар кызыксындыра. Безнең якларда халык бик эшчән... Читать дальше...

Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укытачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда коронавируслы йөкле хатын-кызларны дәвалау буенча табибларны укыту буенча программа булдыралар. Бу хакта онколог, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Рөстәм Хәсәнов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте. «Без коронавируска каршы көрәшкә инфекционистларны гына өйрәтеп калмыйбыз. Акушер-гинекологлар өчен йөкле хатын-кызларда коронавирус инфекциясен кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау буенча җитди программа эшлибез. Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Прокофьев

Мариинский театр 23 апреля отметит рождения композитора Прокофьева





Персональные новости
#123ru.net

«Символ» от Донстрой победил в премии CRE Awards 2024





Митрополит Феофанның җәсәде салынган табут Благовещенск чиркәвенә китерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Митрополит Феофанның җәсәде салынган табутны Казан Кремлендәге Благовещенск чиркәвенә алып килделәр. Владыка Феофанга литияне Казан епархиясенең вакытлыча идарәчесе Йошкар Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн һәм Татарстан башкаласының башка дин әһелләре башкара. Гыйбадәткә теләгән һәркем килә ала. Храмнан туры трансляция оештырылган, ул Татарстан митрополиясе сайтында һәм митрополиянең «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә күрсәтелә. Алдарак «Татар-информ» митрополит Феофан белән хушлашу дүшәмбе көнне... Читать дальше...

Татарстанда 69 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда тагын 69 кеше коронавирус йоктырган, дүрт кеше вирусны Татарстаннан читтә йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. «13 кеше хастаханәдә, 56 кеше өйдә дәвалана», — диелә министрлык хәбәрендә. Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр (23 кеше) һәм 50-60 яшьлекләр (21 кеше) арасында. Казанда 30, Чаллыда 13 очрак теркәлгән. Саба районында җиде, Буа, Алабуга, Кама Тамагы районнарында икешәр, Апас, Югары Ослан, Биектау... Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 вазгыяте бик киеренке, әмма тотрыклы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда Covid-19 белән бәйле вазгыять бик киеренке, әмма стабиль. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Сәламәтлек саклау системасы максималь йөкләнештә эшли. Вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Авыруларны кабул итү өчен урыннар, сырхауханәләр эшчәнлеге, дарулар һәм кислород булуы турындагы мәсьәләләр оператив хәл ителә», — дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Коронавирусның яңа очракларының көнлек үсеше уртача 0,7 процентны тәшкил итә. Читать дальше...

Татарстандагы биш район 2020 елда торак төзү буенча планны үтәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ). Татарстанда Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш районнары 2020 елда торак төзү буенча планны башкарган. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш министры Айрат Айзатуллин сөйләде. Гыйнвардан башлап республикада 2 млн 367 мең квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган, бу якынча 80 процентны тәшкил итә. Социаль ипотека буенча 2,6 мең фатирлы 90 йорт эксплуатациягә бирелгән. Калган 40 йортның 35е югары әзерлек дәрәҗәсендә, бишесе уртача әзерлектә. Читать дальше...

Азат Мифтаховны яклап листовкалар ябыштырган мәктәп укучылары террорчыл җәмгыять төзүдә гаепләнә

Azatliq.org 

Красноярски өлкәсенең Кански шәһәрендә 9нчы сыйныф укучылары террорчыл җәмгыять төзүдә гаепләнә. Baza язуынча, әлеге хәлләр инде ике елдан артык сак астында тотылучы Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты, тумышы белән Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән булган Азат Мифтаховны яклап листовкалар ябыштырган өчен 14 яшьлек яшүсмерләрне кулга алудан башланган. Бу эшне тикшергәндә, ФСБ вәкилләре яшүсмерләрнең чатына керә һәм анда аларның анархизм турында сөйләшүләре һәм махсус хезмәтләрне тәнкыйтьләүләре турындагы язуларга тап була. Читать дальше...

Рабит Батулла туган телне ана теле дип әйтергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Язучы Рабит Батулла фикеренчә, туган телне ана теле дип әйтергә кирәк. Бу хакта ул «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әйтте.  «Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә. Татар теле, туган тел гыйбарәсе ана телен үтерергә тиеш түгел. Ни өчен ул ата теле түгел, чөнки ата ауда, яуда, еракта булган, ана телне, йоланы саклаган, әкият, бәетләр сөйләгән, пәрәмәч пешергән. Ананы үстерергә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Кыргызстанцы завоевали медали на международном турнире по танцам в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Легенда тенниса рассказал, готов ли он опять стать тренером Джоковича


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

При каких обстоятельствах может затопить Петербург и Москву? Отвечает гидролог





Путин в России и мире
Москва

Транспортный коридор «Север-Юг» станет катализатором социального и экономического развития стран Евразии и глобального Юга


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко: на территории Польши и Прибалтики готовят атаки на восток




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Михаил Кутушов

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье



Москва

Отмостки более 70 МДК отремонтировали в Подмосковье с 1 апреля

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net