(Апас, 14 ноябрь, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Бу атнада Апаста 18 кеше битлек кияргә теләмәгән. Арада битлек режимын үтәмәүчеләр генә түгел, социаль дистанция сакламаучылар да бар. Бу турыда район эчке эшләр бүлегенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә. «Безнең максат беркетмә төзү түгел, райондашларны чирдән саклау, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтү. Рейдларга еш чыгабыз. Сирәк булса да, битлек киясе килмәгән кешеләр очрый», — ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авыл җирлеге быел «Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасының өч грантына ия булды. Алынган акчаны һәйкәл яны территориясен төзекләндерүгә, ял зонасы һәм хоккей тартмасы төзелешенә юнәлдерелгән. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза. Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов сүзләренчә, һәйкәл мәчет янында урнашкан, яңа ял зонасы пәйда булачак. Һәйкәлне үзсалым акчасына ремонтлый башлаганнар, ә грантка территорияне койма белән тотып алганнар... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән көч сынашты. Матчта 3:2 исәбе белән «Ак Барс» җиңде. «Ак Барс» һәм «Нефтехимик» каршылыгы рәттән өченче тапкыр 3:2 исәбе белән төгәлләнә. Беренчесендә Түбән Камада «Нефтехимик» җиңгән булса, Казанда узган ике уенда өстенлекне «Ак Барс» алды. Әлеге матчта «Ак Барс» хоккейчылары бозга яңа форма киеп чыкты. «Ак Барс» командасының официаль сайтында язылганча... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Менделеевскида яшәүчеләр 2021 елда «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыру идеясен тәкъдим итте. Район башлыгы Валерий Чершинцев Бурмистров урамында яшәүчеләр белән очрашты. Бу турыда «Менделеевские новости» яза. Киләсе елда ишегалдында юлны киңәйтәчәкләр, яңа тротуарлар салалар, эскәмияләр һәм яңа фонарьлар куячаклар. Моннан тыш, ишегалды территориясен яшелләндерәләр. Быел Менделеевск районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 15 ишегалдын төзекләндерделәр.
Как сообщает РИА Новости, об этом заявил глава Рособрнадзора Анзор Музаев.
Мастер-видеокласс по вязанию спицами
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында җәмәгать урыннарында сөйләшүчеләрдән читтәрәк булырга кирәк. Бу хакта «Лидер-Медицина» медицина үзәге баш табибы, инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаков белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә. Covid белән зарарланган кеше теләсә кайсы җәмәгать урынында табыла. Авыру сулаганда вирус тарала, ә сөйләшкәндә бу эффект көчәя, дип аңлатты белгеч. «Битлексез бер метр ярымлык социаль дистанция бу очракта нәтиҗәсез булырга мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Инфекция таралуга карамастан, Татарстан Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының иң аз темплары булган Россия төбәкләре арасында тора. Бу хакта РФ стопкоронавирус сайты хәбәр итә. «Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: <...> Ямал-Ненец АҖ, Калмыкия Республикасы, Карачай-Черкес Республикасы, Кабарда-Балкар Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Краснодар крае, Татарстан Республикасы – 0,8 процент», – диелә... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кроссовер җиңел машина белән бәрелешкәннән соң кюветка очкан, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. Алар хәбәренә караганда, бүген, көннең икенче яртысында, Бигеш торак пунктыннан ерак түгел, Чаллы — Зәй трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә «Хендэ» һәм «Лада» капма-каршы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән чит ил машинасы юлдан кюветка төшеп киткән. «Һәлакәттә җиңел машина йөртүче зыян күргән. Аягы авыртуга зарланды. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны арта барып 9180 кеше булды. Сентябрь аенда — 721 очрак, октябрь аенда - 1187 (үсеш 52 процент), ноябрьнең ике атнасында 763 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил машинасы «ГАЗель» белән бәрелешкәннән соң түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Һәлакәт бүген Имәнлек урамында 52нче йорт каршында төш вакыты тирәсендә булган. Биредә «ГАЗель» һәм «Мазда» җиңел машинасы бәрелешә,чит ил машинасы бәрелүдән түбәсенә әйләнеп каплана. Шуннан соң аңа «Ниссан» килеп бәрелгән. Автомобиль йөртүчеләр һәм пассажирлар берсе дә зыян күрмәгән. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә COVID-19 инфекциясе белән зарарланучылар саны тагын да артуы ихтимал, салкыннар гына аны туктатырга мөмкин. Бу хакта сенатор, табиб Сергей Леоновка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Россиядә коронавирус йоктыруның расланган очраклары саны тәүлек эчендә 22 702гә артып, 1 903 253кә җиткән, дип хәбәр иттеләр шимбә көнне Федераль оператив штабта. Бу пандемия башыннан бирле яңа максимум. «Миңа калса, бу коронавирус авыруларының чиге түгел әле. Карантин юк... Читать дальше...
Такой совет дает главный врач медицинского центра «Лидер-медицина», инфекционист и вакцинолог Евгений Тимаков.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр еш кына коронавирус инфекциясе вакытында үсеш ала. COVID-19 белән чирләгәннән соң йөрәк авырулары симптомнары барлыкка килгәндә шунда ук белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта В.А. Алмазов исемендәге фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры, РФА академигы, Россия кардиология җәмгыяте президенты Евгений Шляхтога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Коронавирус вакытында еш кына йөрәк-кан тамырлары системасында өзлегүләр күзәтелә. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Җомга көнне Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Рушан хәзрәт Аббясов Щелково шәһәренең мөселман җәмгыятендә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Рушан хәзрәт Равил исемендәге мәчеттә күмәк җомга намазын уздырды һәм мәхәллә халкына вәгазь сөйләде. Мөселман дөньясы хәзер изге ай - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган ае – Рабигыль-Әүвәл аен озата, шуңа күрә вәгазь Аллаһы Тәгаләнең соңгы Пәйгамбәренә, аның изге сыйфатларына... Читать дальше...
Идеи для реализации нурлатских мастеров.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы тармагында 130 млрд сумнан артык акчалата керем көтелә, 2019 елга үсеш якынча 15 млрд сум тәшкил итәчәк. Көтелгән рентабельлек – 16 процент дәрәҗәсендә (узган елга карата үсеш 6 процент). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән... Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театры «Кече ватан театры» федераль проекты кысаларында куелган чираттагы премьерасын чыгарды. Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повесте буенча куелган мелодрама премьерасы тамашачыга тәкъдим ителде. Спектакльне чакырылган режиссер Тимур Кулов куйган. Инсценировка да режиссерның үзенеке. Рәссам - Валерий Яшкулов. Пластика буенча режиссер — Алина Мостаева. Әсәрне хикәяләүче рәссам ролендә — Рөстәм Зиннуров. Җәмилә ролендә — Динара Акматова. Читать дальше...
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Иминлек һәм шәхси мәгълүматларны саклау өчен кешеләргә социаль челтәрләрдә урнаштырылган контентка игътибарлырак булырга кирәк. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклар кылган җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Эдуард Габдрахманов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. «Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларыгызны, бигрәк тә зыян китерергә мөмкин булганнарын куярга ярамый. Интернет - ул бөтендөнья керү юлының ачык челтәре, анда кем ничек керә, беркем белми. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Причины смерти установлены в результате патологоанатомической экспертизы. Вирус идентифицирован.
С одной стороны, цифровизация облегчает жизнь, а с другой – делает уязвимыми граждан.
Ранее в РТ было принято решение о том, что рестораны должны были закрыться в 23:00 и открыться лишь в 6:00 утра.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында җиңел машина караңгыда барган әбине бәрдергән, әби үлгән. Бу хакта вакыйга урыныннан «Татар-информ»га агентлык хәбәрчесе сөйләде. Фаҗига кичә кичке алтынчы яртыда Чаллыдан Бордыга бару юлында булган. «Кич белән караңгыда „Лада“ның 42 яшьлек шоферы яктыртылмаган юл участогында куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламыйча барган һәм тиешле булмаган урында юл аркылы чыгучы өлкән яшьтәге хатын- кызны бәрдергән», — дип сөйләде агентлыкка Россия... Читать дальше...
Сохранится достаточно большой лесной массив возле деревни Кзыл-Иль, ведется поиск решения по прохождению трассы вдоль н.п. Орел