Менделеевскида 2021 елда «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Менделеевскида яшәүчеләр 2021 елда «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыру идеясен тәкъдим итте. Район башлыгы Валерий Чершинцев Бурмистров урамында яшәүчеләр белән очрашты. Бу турыда «Менделеевские новости» яза.
Киләсе елда ишегалдында юлны киңәйтәчәкләр, яңа тротуарлар салалар, эскәмияләр һәм яңа фонарьлар куячаклар. Моннан тыш, ишегалды территориясен яшелләндерәләр.
Быел Менделеевск районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 15 ишегалдын төзекләндерделәр.