Татарстан Сovid белән зарарланган кешеләр саны аз булган төбәкләр исемлегенә кергән
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Инфекция таралуга карамастан, Татарстан Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының иң аз темплары булган Россия төбәкләре арасында тора. Бу хакта РФ стопкоронавирус сайты хәбәр итә. «Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: <...> Ямал-Ненец АҖ, Калмыкия Республикасы, Карачай-Черкес Республикасы, Кабарда-Балкар Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Краснодар крае, Татарстан Республикасы – 0,8 процент», – диелә инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәрендә. Авыручылар санының барыннан да әкренрәк артуы Дагыстанда – көненә 0,6 процент күзәтелә. Мари Эл Республикасында һәм Ханты-Манси автономияле округында авыру бераз тизрәк тарала, анда көндәлек үсеш 0,7 процентка тиң. Шул ук вакытта Россия буенча Covid-19 авырулары саны тәүлегенә 1,2 процентка арта.