Казанда чит ил машинасы «ГАЗель» белән бәрелешкәннән соң түбәсенә әйләнеп капланган
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда чит ил машинасы «ГАЗель» белән бәрелешкәннән соң түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Һәлакәт бүген Имәнлек урамында 52нче йорт каршында төш вакыты тирәсендә булган. Биредә «ГАЗель» һәм «Мазда» җиңел машинасы бәрелешә,чит ил машинасы бәрелүдән түбәсенә әйләнеп каплана. Шуннан соң аңа «Ниссан» килеп бәрелгән. Автомобиль йөртүчеләр һәм пассажирлар берсе дә зыян күрмәгән. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.