Кукмара районында хоккей тартмасы һәм ял зонасы ясыйлар
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авыл җирлеге быел «Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасының өч грантына ия булды. Алынган акчаны һәйкәл яны территориясен төзекләндерүгә, ял зонасы һәм хоккей тартмасы төзелешенә юнәлдерелгән. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза.
Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов сүзләренчә, һәйкәл мәчет янында урнашкан, яңа ял зонасы пәйда булачак. Һәйкәлне үзсалым акчасына ремонтлый башлаганнар, ә грантка территорияне койма белән тотып алганнар, яктырткычлар куелган, капкалар куйганнар, 550 кв. метр җәяүлеләр юлына брусчатка салганнар.
«Спорт тренажерлары кайтты, тиздән аларны урнаштырачаклар. Шулай ук биредә балалар уен мәйданчыгы булачак. Эскәмияләр һәм чәчәк клумбалары өчен урын каралган», — диде авыл җирлеге башлыгы.
Икенче грантны яңа клуб янындагы уен һәм спорт мәйданчыгы төзелешенә юнәлдерәчәкләр. Анда тренажерлар һәм кече архитектура формалары урнаштыру планлаштырыла. Өстәмә өченче грант акчасына яңа хоккей тартмасы барлыкка киләчәк.