Мәскәү өлкәсе Щелково мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында вәгазь укыдылар
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Җомга көнне Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Рушан хәзрәт Аббясов Щелково шәһәренең мөселман җәмгыятендә булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Рушан хәзрәт Равил исемендәге мәчеттә күмәк җомга намазын уздырды һәм мәхәллә халкына вәгазь сөйләде. Мөселман дөньясы хәзер изге ай - Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган ае – Рабигыль-Әүвәл аен озата, шуңа күрә вәгазь Аллаһы Тәгаләнең соңгы Пәйгамбәренә, аның изге сыйфатларына һәм мактауга лаек тормыш үрнәгенә багышланган иде. Рухи вәгазь темасын ачып, Рушан хәзрәт Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) җир йөзендә нибары 63 ел гына яшәгәнлеген, кешелек тарихын үзгәртүен, Пәйгамбәргә булган мәхәббәт тудыруын, аның нуры һәр мөселман йөрәгендә булуын искә төшерде, диелгән хәбәрдә.