Әлмәт юлларының чисталыгы gps-навигаторлар ярдәмендә контрольдә тотыла
(Әлмәт, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәттә юлларны һәм тротуарларны ничек чистартулары турында сөйләде. Бу хакта район газетасы яза. Ул шәһәрдә күбесенчә механик чистартуны кулланырга тырышуларын әйтте. Әмма машиналар хәрәкәте көчле булган чатларда һәм аларга якын участокларда тоз катнашмаларыннан һәм махсус составлардан башка булмаганлыгын да аңлатты. «Юлларга махсус составлар сибелмәсә, көчле бозлавык була. Шуңа күрә аларны минималь күләмдә кулланырга тырышачакбыз», — дип аңлатты ул. Читать дальше...