123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 03.11.2020

Түбән Кама мэры Айдар Метшин ковид-госпитальдә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Айдар Метшин бүген COVID-19 инфекциясенә каршы көрәштә медицина персоналына нинди ярдәм кирәклеген аңлау өчен, ковид-госпитальдә булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайт ында хәбәр ителә. Түбән Кама мэры башта пневмония һәм коронавирус инфекциясе булуга шикләнелгән пациентларны кабул итү бүлегендә булды. Кабул итү бүлмәсе мөдире Роман Фролов шәһәр башлыгына пациентларның бүлеккә кабул ителү тәртибе турында сөйләде. Биредә авыруларны госпитализацияләү... Читать дальше...

Чирмешәндә көрәшче Ильяс Галимовка багышланган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешәндә 2 ноябрьдә, Ильяс Галимовның туган көнендә, якыннары һәм татарча көрәш белән шөгыльләнүче малайлар мемориаль үзәктә җыелды. Биредә танылган көрәшче, көрәш буенча дөнья чемпионына багышланган күргәзмә эшли башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Кешенең тормыш юлын еллар белән санамыйлар, ә башкарган эшләре белән, Ильяс кыска гына гомерендә дә зур эз калдырды, йолдыз кебек атылды. Ул безнең хәтердә мәңгегә калыр... Читать дальше...

Коронавирус сәбәпле, Concordia заманча музыка фестивале кичектерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Concordia заманча музыка X Халыкара фестивален ачу 7 ноябрьгә планлаштырылган иде. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы сәбәпле, аны кичектерергә булдылар. Бу хакта Татарстан Дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте. «Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, имин булмаган эпидемиологик вазгыятькә бәйле, чир таралуны кисәтү һәм кадерле тыңлаучыларыбызның сәламәтлеген саклау максатыннан София Гобәйдуллина исемендәге... Читать дальше...



Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Дөнья ковид пандемиясенең югары ноктасында тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Дөнья коронавирус пандемиясенең критик этабын кичерә, киләсе берничә айда вазгыять катлаулы булачак. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Глобаль кисештә без пандемиянең критик этабында торабыз, бигрәк тә төньяк ярымшарда», — диде Вуйнович. Ул искәртеп узганча, коронавирус белән авыручылар саны артуын дәвам итә, соңгы вакытта үлемнең яңа очраклары тотрыклы калган иде.

Мәгариф министрлыгы Төркиядә мәктәп директоры вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Азнакай мәктәбе директоры Данияр Мохитовның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Данияр Төркия курортында катер җимерелү нәтиҗәсендә вафат булды. «Авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Ул мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак, — диелә ведомство хәбәрендә. — Ул гадел, ачык, итәгатьле кеше иде һәм бөтен гомерен балаларга багышлады». Министрлыкта Данияр Җәмил улының мәгариф системасында 15 ел эшләвен билгеләп үттеләр. Шул исәптән биш... Читать дальше...

Россиядә ике елдан Skype һәм Zoom аналогы эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россия мәктәпләрендә онлайн-видеоконференцияләр үткәрү өчен яңа сервислар эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Россия сенаторларына докладта шул планнар турында сөйләде. Пандемия вакытында укучылар Россия альтернативасы булмаган чит ил видеоконференция сервисларыннан кулланырга мәҗбүр булды. «Безне ике интернет-компаниядә ишеттеләр. „Яндекс“ һәм Mail.ru... Читать дальше...

Россиядә грипптан һәм коронавирустан бердәм вакцинаны сыный башладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә грипптан һәм коронавирустан бердәм вакцинаны сыный башладылар. Бу препаратны «Вектор» үзәге эшләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Бу вакцина лаборатория хайваннарында тикшеренүләр уза», — дип хәбәр итә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» агентлыгы коронавирустан үзлектән дәвалануның куркыныч булуы турында хәбәр иткән иде.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика мәгариф һәм фән министрының ике урынбасары билгеләнгән. Алар — Рәмис Мөҗипов һәм Миңзәлия Закирова. Бу турыда республика министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасарлары 2 ноябрьдә республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле күрсәтмәләр белән билгеләнгән», — диделәр ведомствода. Министр урынбасары -Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль... Читать дальше...



Казанда кибеттән азык-төлек, аяк киеме һәм урын-җир әйберләре урламакчы булганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда өч кеше кибеттән азык-төлек, аяк киеме һәм урын-җир әйберләре урламакчы булган. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче урлау очрагы 16.30 сәгатьтә Җиңү проспектында сәүдә үзәгендә булган. 48 яшьлек хатын-кыз киштәдән өч мең сум чамасы торган урын-җир комплектын алган һәм курткасы эченә тыгып ишеккә юнәлгән. Аны сак хезмәткәрләре күреп алган һәм росгвардиячеләрне чакырткан. Хокук саклаучылар хатын-кызны тоткарлаган һәм полицейскийларга тапшырган. Читать дальше...

Төркиядә яшәүче татарларга Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китабы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядәге милләттәшләргә танылган татар журналисты, язучы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллинаның «Ел китабы — 2018» бәйгесендә 3 урын алган «Тау җылысы» китабы тәкъдим ителде. Татар язучысы белән очрашу кичәсенә җирле татарлар гына түгел, Татарстан, Бельгия, Гарәп Әмирлекләре, Швеция, Казахстан, Үзбәкстан, Оренбургтан килгән милләттәшләр һәм африкалы кияүләр катнашты. Әсәрнең төп геройлары — прототиплары Бельгиядә яшәүче аналы-кызлы Лилия... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстан территориясендә томан төшүе турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк дип фаразлана. Күз күреме 500 метр тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +1…-4 градус булуы көтелә, ә көндез +3…+8 градуска кадәр күтәреләчәк.

Миңнеханов һәм Саклык банкы башлыгы инновация өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды, анда ул Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда катнашучылар республика белән Саклык банкы арасындагы хезмәттәшлекне алга таба ныгыту мәсьәләләре, шул исәптән инновацион үсеш өлкәсендә дә фикер алышты. Татарстан җитештерүчеләренең һәм Россия банкы белгечләренең берничә яңа проекты тәкъдим ителде. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү... Читать дальше...

Коронавирус сәбәпле, Чаллы бюджеты 176 миллион сум акча югалткан

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Быел коронавирус сәбәпле, Чаллы бюджеты 176 миллион сум акча югалткан. Бу турыда шәһәрнең Башкарма комитеты Финанслар идарәсе җитәкчесе Светлана Мулюкова хәбәр итте. 2020 елның 9 аенда шәһәрнең кереме 7 млрд 346 млн сум тәшкил иткән, шул исәптә үз керемнәре — 3 млрд 262 млн, ә бу гомуми керемнең 44 проценты дигән сүз. Бюджетара трансфертлар 4 млрд 84 млн сум күләмендә күчерелгән, бу — 56 процент. Коронакризис бюджетның акчасын 176 миллион сумга киметкән. Читать дальше...

Бөгелмәдә уза торган «Татар Аргамагы» пленэренда уннан артык рәссам катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 2 ноябрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәдә уза торган «Татар Аргамагы» дип исемләнгән пленэрда Россия төбәкләреннән һәм Кыргызстаннан уннан артык рәссам катнаша. «Татар атлары — бик матур атлар. Шуңа да рәсемнәрем бик җанлы килеп чыга. Гомумән алганда Татарстан белән сокланам. Табигате дә ямьле, халкы да бик кунакчыл. Халык арасында „Татар — хәйләкәр“, — дип әйтергә яраталар. Бу чынбарлыкка туры килми. Кешеләр шундый ачык йөзле, юмартлар, шаяннар. Мин биредә үземне өемдә итеп хис итәм. Читать дальше...

Табиб Груздев фондыннан документлар Татарстан Министрлар Кабинетында тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан табибы Викторин Груздевның шәхси архивыннан уникаль документларны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында оештырылган күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Татарстанда 381 шәхси коллекцияләр фонды бар. Алар арасында иң кызыклысы буларак профессор Груздев фонды санала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директорының архив фондын формалаштыру һәм документлар туплау буенча урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы хәбәр итте. «Профессор Груздев танылган акушер-гинеколог булган. Читать дальше...

Казанда Россиянең төрле почмакларында төшерелгән фотографияләр күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казан аэропортында Халыклар бердәмлеге көнендә «Россия. Полет через века» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда Россиянең төрле төбәкләре фотографларының 50 уникаль эше тәкъдим ителгән. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Экспозиция пассажирларны Россия республикаларының, крайларының һәм өлкәләренең табигать матурлыгы һәм архитектура төрлелеге, мәдәни, тарихи һәм рухи мирасы байлыгы белән таныштырачак. Эшләрнең бер өлеше Җиңүнең 75 еллыгына багышланган», — диелгән хәбәрдә. Читать дальше...

Россиядә гражданнарны дарулар белән тәэмин итү үзәге булдырачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гражданнарны дарулар белән тәэмин итүне планлаштыру һәм оештыру федераль үзәге төзеләчәк. Бу хакта күрсәтмәне Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. «РФ законнарында каралган Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында медицина куллануы өчен дару препаратларын сатып алуны оештыруны учреждение эшчәнлегенең төп максатлары итеп билгеләргә», диелә документта. Шулай итеп, үзәк федераль программалар... Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Прокофьев

Мариинский театр 23 апреля отметит рождения композитора Прокофьева





Персональные новости
Express

Хеликс запускает лайт-формат сервиса Helix Express для сдачи анализов в Тамбове





Чаллыда дүрт машина катнашындагы һәлакәттә дүрт кеше имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Чаллыда өч җиңел машина белән «ГАЗель» катнашындагы һәлакәттә 4 кеше зыян күргән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте урыныннан үз хәбәрчесе сөйләде. Һәлакәт Чаллы проспектында күпердә булган. Шаһитлар сүзләренчә, «Киа Соло» кырыйдагы сул полосадан хәрәкәт иткән, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Гранта»га килеп бәрелгән. Бәрелешүдән соң «Гранта» «Газель» һәм «Тайота» автомобильләренә килеп бәрелгән. Шулай итеп, «Гранта»... Читать дальше...

Болгар ислам академиясенә цифрлаштырылган борынгы кулъязмалар бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы Болгар ислам академиясенә борынгы кулъязмаларның электрон архивларын үз эченә алган интернет ресурслар сылтамалары исемлеген тапшырды, анда дөньяның 44 иленнән 100 меңнән артык манускрипт җыелган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы әлеге база белән куллануны өйрәнү өчен Болгар ислам академиясенең профессор-укытучылар составы һәм студентлары арасыннан берничә кешене... Читать дальше...

Казанда авария хәлендәге 33 йортны сүтү өчен 22 млн сум сарыф итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда авария хәлендәге 33 йортны сүтү өчен 22 млн сум сарыф итәргә планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Кешеләре күчерелгән авария хәлендәге йортларны сүтү буенча эшләр башкару. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе: 22 001 810 сум», — дип хәбәр ителә документта. Сүтеләсе биналар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Варшава урамы 19/1 йорты, Берьяклы Гривка урамы 7а, Берьяклы Гривка урамы 9, 10нчы Союз урамы 17/7... Читать дальше...

Белгеч COVID-19 авыруыннан дарулар билгеләү тәртибе турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Табиб COVID-19 авыруын клиник яктан билгеләнгән очракта, лаборатория анализы расланмаган килеш тә коронавирустан дәвалану өчен препаратлар бирелә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч ярдәм оештыру һәм сәламәтлеккә куркыныч тууда идарә итү департаменты директоры Инна Куликовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Табиб клиник яктан билгеләнгән COVID-19 препаратлар бирү өчен нигез булып торачак», - диде Куликова Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты утырышында. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Пункты проката спортинвентаря откроются в парках Москвы 1 мая


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Медведев остался лучшим среди россиян в обновлённом рейтинге ATP, Рублёв — восьмой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Сенсорный сад с экотропами появится в Бутырском районе Москвы





Путин в России и мире
Москва

Путин сказал Алиеву: "Пора!". Новый БАМ пройдет через Кавказ. Транспортным коридором "Север — Юг" Россия и Азербайджан перешли дорогу Западу


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

VII Всебелорусское народное собрание: основные заявления Александра Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

В РПЦ отказались называть причины запрета в служении иерея Сафронова, отпевавшего Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Валерий Гергиев

Валерий Гергиев – о Псковщине ее творцах: Псковичи должны гордится, что такой гениальный музыкант родился здесь



Москва

Крутим лучше всех: туристы признали Петербург столицей шавермы в России

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net