Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Табиб Груздев фондыннан документлар Татарстан Министрлар Кабинетында тәкъдим ителде

0
Табиб Груздев фондыннан документлар Татарстан Министрлар Кабинетында тәкъдим ителде

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан табибы Викторин Груздевның шәхси архивыннан уникаль документларны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында оештырылган күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Татарстанда 381 шәхси коллекцияләр фонды бар. Алар арасында иң кызыклысы буларак профессор Груздев фонды санала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директорының архив фондын формалаштыру һәм документлар туплау буенча урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчиклы хәбәр итте. «Профессор Груздев танылган акушер-гинеколог булган. Ул 1866 елда туган һәм Казанда 1938 елда үлгән», — дип сөйләде экскурсия дәвамында Дәүләт архивы директоры урынбасары. Күргәзмәдә профессорның 16 яшьтән 60 яшькә кадәрге пациентларының медицина карталары тәкъдим ителгән иде. Документларда диагнозлар, хатын-кыз тапкан балалар саны, шулай ук пациентның бала тапкандагы яисә авыргандагы хәле язылган.

«Ул еллардагы медицина белән төрле катлам файдалана алган. Һәр пациентның шәхси картасының никадәр пөхтә алып барылуына һәм аларның хәзер дә яхшы саклануына игътибар итәргә кирәк. Биредә хатын-кызның йөкле чактагы хәле һәм баланың үзен ничек хис итүе язылган. Табиб сабыйларны күкрәк сөте белән ашату кирәклеген әйтә, чөнки ана сөте туган балалар өчен файдалы», — диде Ильдарханова-Балчиклы. Шулай ук күргәзмә экспонатлары арасында Груздев җитәкчелегендә укучылар язган диссертацияләрне, табиблар эшләгән шартларның фотосурәтләрен күрергә мөмкин иде. «Альбом 1900-1940 елларда төзелгән», — диде Дәүләт архивы директоры урынбасары. Күргәзмәнең әһәмиятле экспонатларының берсе — Груздевның соңгы көннәрендәге хәлен чагылдыра торган медицина картасы. Ул 1938 елның 31 гыйнварында ачылган.

«Профессор гомеренең соңгы көннәренә якынлашуын аңлагач, укучылар аңа медицина ярдәмен өйдә күрсәтә башлый. Алар аны күзәтеп тора, аңа ярдәм итә, аның хәлен җиңеләйтә. Картада һәр 15 минут саен диярлек авыручының хәле тасвирлана. Соңгы итеп: „Вафат булды“, — дип язылган. Бу язманы профессор белән 35 ел иңне-иңгә терәп эшләгән ярдәмче язган», — ди Илдарханова-Балчиклы. «Документларның яхшы саклануы профессор эшен дәвам итүчеләрнең аның фәнни хезмәтенә хөрмәт белән караганнары турында әйтә. Алар бу документларны саклаган, һәм бүген, XXI гасырда, без алар белән таныша алабыз», — дип тәмамлады сүзен ул.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Искусственный интеллект станет базовой медицинской технологией в Москве


Спорт в России и мире
Москва

«Спартак» лидирует по очкам с командами из первой половины РПЛ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко: я предпочитаю смотреть мужской теннис, а не женский


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

При каких обстоятельствах может затопить Петербург и Москву? Отвечает гидролог





Путин в России и мире
Москва

Строители мостов и дорог удостоены государственных наград


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко рассказал о планах расширения НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Прокофьев

Мариинский театр исполнил оперу Прокофьева в честь дня рождения композитора



Москва

Министры обороны России и Киргизии подписали два новых соглашения

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net