Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 23.11.2020

Зәй каратэчылары Татарстан беренчелеге призерлары булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Ләйлә Мостафина). 22 ноябрьдә Кукмарада киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан 200дән артык спортчы катнашты. Бу хакта район газетасы яза. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүче спортчылар яклады. Үз категорияләрендә Әмир Ишмөхәммәтов, Георгий Храмков, Георгий Скопинцев, Виталий Бочкарев, Владислав Семенов, Егор Пылаев, Мәдинә Төхвәтуллина җиңеп чыкты. Читать дальше...

«Ак Барс» җиңелүе белән «Авангард» командасы юбилеена бүләк ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Омск шәһәренең «Авангард» хоккейчыларына 0:3 исәбе белән җиңелде. Уен Мәскәүдә узды. «Авангард» хоккей командасы әлеге матчта 70 еллык юбилеен бәйрәм итте. Беренче период. Унберенче минутта, «Авангард» күпчелектә уйнаганда, Оливер Каски исәпне ачты (1:0). Ундүртенче минутта «Авангард» һөҗүмчесе Корбан Найт гол кертте (2:0). Икенче периодта голлар булмады. Өченче период. Җиденче минутта Корбан Найт, командасы күпчелектә уйнаганда... Читать дальше...

Зур Казан боҗрасының икенче этабында төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) 2 этабындагы 522 м озынлыктагы участокта төзү-монтаж эшләре тәмамланды. Асфальт-бетон катламының өске катламы 2021 елның маенда салыначак. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Борисково урамыннан Техническая урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы ЗКБның 2 этабының төзелеше агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланган иде. Тугыз айда төзелешнең... Читать дальше...



Шагыйрьләрнең беренче мәхәббәт тарихы: Адәм баласының бәхетле чаклары - «Сөембикә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», « Сөембикә »). Шагыйрь Зөлфәтнең дусты — шагыйрь Наис Гамбәр турында язган хатирәсе «Сөембикә» журналында чыкты. Шагыйрь Наис Гамбәрнең беренче мәхәббәте хакындагы хатирәләрен укуга ук йөрәгем дертләп куйды. Анда бер генә уйдырма сүз дә юк. Һәммәсе хак. Мин үзем шаһит моңа! Наис исемен әйтергә теләмәгән сөйгән яры минем мәхәббәтем белән бер тирә сыйныфта укыды. Тәнәфес вакытында «почтальоннарга» хатларны тоттырырга өлгерәбез. Гаять тә зур сер иясенә хуҗа булып алган хат ташучылар... Читать дальше...

Алтайның «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге интеллектуаль уеннар турнирын башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Алтай өлкәсенең «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы интеллектуаль уеннарның яңа турнирын башлап җибәрде. Барлыгы дүрт уен планлаштырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Уеннар сериясе «Алтайда татар мәдәнияте көннәре» проекты кысаларында планлаштырылган. Беренче уен оешма активистлары арасында яңа офиста узды. Уен ТАССРның 100 еллыгына багышланып, Татарстан тарихы һәм бөек эшлеклеләре темасын яктыртты. Командалар... Читать дальше...

Камал театрында Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Камал театрының Зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәеваның юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. Кичә программасында актрисаның иҗатташ дусларыннан котлаулар һәм «Бабайлар чуагы» спектакле була. Юбилей кичәсе 19.00 сәгатьтә башлана.

Министрлык: Ата-аналарның күбесе мәктәптә кече сыйныф укучыларын ашатудан канәгать

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда кече сыйныфта укучы балаларын мәктәптә тукландырудан канәгать булуын белдергән ата-аналар саны арткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Мөрәҗәгатьләр саны буенча „барысы да канәгатьләндерә“ диючеләр саны артты. Соңгы ике атна эчендә кайнар элемтәгә 13 шалтырату килде, әмма шикаять белән түгел, ә түләүсез туклану буенча тәкъдимнәр бирү өчен», — дип сөйләделәр министрлыкта. Яңа уку... Читать дальше...

Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры Чабаксарда узган фестивальдә ике бүләк алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Чабаксарда узган «Идел әкияте» төбәкара фестивалендә ике бүләккә лаек булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Уфа артистлары Марта Райцес пьесасы буенча «Мин - кулак. Мин – А - Н - Н - А» социаль драма жанрында инклюзив спектакль куйды. Актриса Светлана Бронникова «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә диплом алды. Спектакльнең режиссеры Ольга Мусинага жюриның махсус бүләге тапшырылды. 16-22 ноябрьдә Михаил Сеспель... Читать дальше...



Татарстанда республика Президенты юлламасын гамәлгә ашыру планын расладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика Президентының 2021 елга ТР Дәүләт Советына юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Хөкүмәтенең эш планы расланды. Тиешле карар хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты. Документта республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле 54 юнәлеше тәкъдим ителгән. Планда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү, аларга үз вакытында, шул исәптән махсус оештырылган волонтер отрядлары булышлыгы белән дә, ярдәм күрсәтү беренче урында тора. Шулай ук идарә итү... Читать дальше...

Сахалинда «Синең белән ил горурлана бөек татар халкы» фестивале булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). 22 ноябрьдә Сахалин өлкә универсаль фәнни китапханәсендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Синең белән ил горурлана бөек татар халкы» фестивале узды. Илнең төрле почмакларыннан – Сахалин, Мәскәү һәм Татарстан татарларын берләштергән телекүпер оештырылды. Бу хакта китапханә сайтында хәбәр ителә. Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов һәм әлеге иҗтимагый оешма вәкилләре татар мәдәни үзәгендә урнашкан телекүпердә катнашучыларны сәламләде. Алар Сахалин... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). Татарстанда 1962 елда туган хатын-кыз республикада коронавирус инфекциясенең 132нче корбаны булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Пациентны госпитальгә Covid-19 диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулары кискенләшеп, аның хәле катлауланган. «Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда тәүлек... Читать дальше...

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә «Туй» хореографик спектаклен күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрь көнне Мәскәүдә «Измайлов» концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты була. Башкала халкына «Туй» музыкаль-хореографик спектакле тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Туй» музыкаль-хореографик спектакле ХХ гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнә. Тамашачыларга төрле вокал-хореографик композицияләр... Читать дальше...

Татарстанда урыны белән буран булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Иртәгә, 24 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республикада буран көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте Татарстан халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә. «Болытлы. Вакыты белән кар явачак. Кайбер районнарда буран көтелә», — диелә хәбәрдә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8 градуска кадәр төшә. Көндез 0.. -5 градус салкын була. Юлларда урыны белән бозлавык. Элегрәк «Татар-информ»... Читать дальше...

Татарстан мөфтие джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә, 22 ноябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ир-атлар арасында джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында 77 кг үлчәү категориясендә катнашып, ветераннар төркемендә беренче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Чемпионатта Идел буе федераль округы төбәкләреннән — Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Самара, Ульяновск өлкәләреннән һ.б. барлыгы йөзгә якын катнашучы көч сынашты. «Без мондый ярышларда тәҗрибә туплыйбыз... Читать дальше...

Татарстанның Лаеш районында яңа прокурор билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Лаеш районында яңа прокурор итеп билгеләнгән Юрий Марасовны коллективка тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Юрий Марасов 1974 елда Балык бистәсендә туа. Владимир Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, юрист белгечлеген ала. Хезмәт юлын республиканың Алексеевск районы прокуратурасында тикшерүче вазифасында башлый. Җиде елдан соң Юрий Марасов Казанның Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе... Читать дальше...

Татарстан җитәкчеләре митрополит Феофанны җирләү мәрасимендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Богородица монастыре территориясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җирләнде . Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Митрополит Феофанны җирләү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов, Россия Икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Михаил Бабич, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шулай ук Татарстан... Читать дальше...

Бөгелмәдә Татарстанның атказанган укытучысы Ираида Смирнова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Авырудан соң Татарстанның атказанган укытучысы, 4нче мәктәп директоры Ираида Смирнова вафат булды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» газетасы яза. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Ираида Смирнованың туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты. Ул Ираида Михайловна искиткеч хатын-кыз, зирәк педагог, үз эшенең остасы булганлыгын әйтте. «Ираида Михайловна бөтен эштә сәләтле иде, укучылары, хезмәттәшләры, дусларының хөрмәтен казанган кеше. Ираида Михайловнаның кызына... Читать дальше...

Митрополит Феофанны Казан Изге Ана иконасы чиркәве янында җирләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казан-Богородица ирләр монастыре территориясендә Изге Ана иконасы чиркәве янында җирләнде. Дин әһеле әлеге чиркәүне торгызуда зур хезмәт куйды. Гыйбадәтханә янындагы мәйданда кабер урыны кирпечтән әзерләнде. Соңгы юлга архиерийны озатырга республиканың   җитәкчеләре , дин әһелләре, дин тотучылар килде. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан 2020 елның 20 ноябрендә Мәскәүдә вафат булды. Республиканың православие җәмгыятен ул 2015 елның июленнән җитәкли иде.


Музыкальные новости
Тимати

Блогер Алена Водонаева заявила, что Тимати нужно похудеть





Персональные новости
Подмосковье

«Текстильный букет Поочья» стартует в Подмосковье 28 апреля





Районка разыграла суперприз: победительница призовой подписки научится водить машину

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сегодня мы вручили нашей подписчице из Нурлата Раисе Охотиной сертификат на обучение на водителя категории «В» от нашего спонсора – Нурлатской местной организации ДОСААФ.

Миңнеханов Беглов белән Татарстан һәм Петербургның ковидка каршы эшчәнлеген сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Миңнеханов һәм Беглов коронавирус йогышы пандемиясе чорында Татарстан һәм Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алышты. «Шулай ук Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш кысаларында төбәкара хезмәттәшлек каралды»... Читать дальше...

«Абилимпикс»та Татарстанны 50 компетенциядә 120дән артык катнашучы тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI илкүләм чемпионат ачылды. Татарстаннан биредә 50 компетенциядә 122 кеше катнаша. Бүген республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чемпионат мәйданчыкларының берсендә — Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәте үсешенең төбәк координация үзәге булып саналган Казан сәүдә-икътисад техникумында булды.    Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы 21... Читать дальше...

Роспотребнадзор Татарстан чикләре ябылу ихтималы турындагы яңалыкка аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан чикләрен япмаячак. Бу хакта матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Роспотребнадзор нинди дә булса төбәкләргә керү өчен тыюлар әзерләми. Бүген бу хакта сүз Татарстанда да бармый. Бүгенге көндә бездә вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Бездә авыруларның күпләп артуы күзәтелми, бүгенге... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

РОСГВАРДИЯ ОБЕСПЕЧИЛА ПРАВОПОРЯДОК ВО ВРЕМЯ ФУТБОЛЬНОГО МАТЧА «ЦСКА» - «СПАРТАК» В МОСКВЕ


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина заявила, что скучает по России, но пока не может приехать


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко рассказал о планах расширения НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Татьяна Рязапова

Предложения АИРР поддержала комиссия Госсовета



Москва

Организовавший убийство адвоката экс-глава поселка предстанет перед судом

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net