Зәй каратэчылары Татарстан беренчелеге призерлары булды
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Ләйлә Мостафина). 22 ноябрьдә Кукмарада киокусинкай каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Анда Татарстан һәм Башкортстаннан 200дән артык спортчы катнашты. Бу хакта район газетасы яза.
Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүче спортчылар яклады. Үз категорияләрендә Әмир Ишмөхәммәтов, Георгий Храмков, Георгий Скопинцев, Виталий Бочкарев, Владислав Семенов, Егор Пылаев, Мәдинә Төхвәтуллина җиңеп чыкты. Максим Зеленин, Валерий Селиверстов, Даниил Павлов беренчелекнең көмеш призерлары булдылар, диелә хәбәрдә.