Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдә «Туй» хореографик спектаклен күрсәтә
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 29 ноябрь көнне Мәскәүдә «Измайлов» концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты була. Башкала халкына «Туй» музыкаль-хореографик спектакле тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Туй» музыкаль-хореографик спектакле ХХ гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнә. Тамашачыларга төрле вокал-хореографик композицияләр, ансамбльнең «алтын фонды»ннан татар халык җырлары һәм попурри, шулай ук соңгы ике ел дәвамында куелган яңа номерлар тәкъдим ителәчәк.
Чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм «Росконцерт» оешмасы ярдәмендә Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында узачак.
Сценарий авторы һәм режиссеры — ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов.
Кичә 17.00 сәгатьтә башлана. Адрес: Мәскәү шәһәре, Измайлово шоссесы, 71 к. 5.