Татарстан мөфтие джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында җиңү яулады
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә, 22 ноябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ир-атлар арасында джиу-джитсу буенча Ульяновск өлкәсе чемпионатында 77 кг үлчәү категориясендә катнашып, ветераннар төркемендә беренче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чемпионатта Идел буе федераль округы төбәкләреннән — Башкортстан, Татарстан республикаларыннан, Самара, Ульяновск өлкәләреннән һ.б. барлыгы йөзгә якын катнашучы көч сынашты.
«Без мондый ярышларда тәҗрибә туплыйбыз, осталыкны арттырабыз. Ветераннар төркемендә җиңүчеләрнең артуы сөендерә», — дип билгеләп үтте тренер, ТР Джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин. Ачык турнирда Татарстан данын яклап, 5 кеше беренче урынга, тагын 4 катнашучы призлы урыннарга лаек булды.
85 кг, ир-атлар:
Вәлиев Раиф — I урын
Осипов Евгений — II урын
Хәкимуллин Гадел — III урын
62 кг, ир-атлар:
Мөхәмәдшин Инсаф — I урын
Шәрипов Госман — III урын
56 кг, ир-атлар:
Джомадов Камёб — III урын
85 кг, ветераннар:
Осипов Евгений — I урын
69 кг, ветераннар:
Досалиев Руслан — III урын