Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлде
(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). Татарстанда 1962 елда туган хатын-кыз республикада коронавирус инфекциясенең 132нче корбаны булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Пациентны госпитальгә Covid-19 диагнозы белән китергәннәр. Хроник авырулары кискенләшеп, аның хәле катлауланган. «Үлемнең сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда тәүлек эчендә 73 кешенең коронавирус белән авыруы ачыклануы турында хәбәр иткән иде.