123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 23.11.2020

Татарстан «Вкусы России» бәйгесендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның кече предприятиеләре «Вкусы России» бәйгесендә үз продукцияләрен тәкъдим итә. Бүгенге көндә төбәк брендларына тавыш бирү бара. Чара Россия Президенты йөкләмәсе буенча РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. «Тавыш бирү 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның барышында... Читать дальше...

Иранның Генераль консулы митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе Мәхмүд Рәхими Горджи Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. «Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмне кичерүен һәм аңа карата рәхим-шәфкатьле булуын сорап дога кылам», - дип язган Генераль консул. Казан Кремлендәге Благовещение соборында 20 ноябрьдә 74нче яшендә вафат булган Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасиме башланды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Владыка Феофанның изге эшләрен мәңге онытмаячакбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Митрополит Феофанның якты истәлеге Татарстан халкының күңелендә мәңге сакланачак, чөнки владыка уникаль кеше иде һәм 5 ел эчендә республикада күп эшләр башкарырга өлгерде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу мәрасимендә шундый фикерен белдерде. «Владыка уникаль кеше иде. Республикада эшләгән 5 ел эчендә ул барлык конфессияләргә рухи хезмәт итү үрнәге булды. Татарстанда аны барыбыз да яраттык. Читать дальше...



Данис Зарипов «Ак Барс» клубының Россия чорындагы тарихында иң яхшы һөҗүмче булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов Россия чорында Казан клубының иң яхшы һөҗүмчесе дип табылды. «Куньлунь» командасы белән очрашуда 39 яшьлек хоккейчы бер алка кертте һәм бер нәтиҗәле пас бирде. Шулай итеп, хәзер аның активында «Ак Барс» өчен уйнап җыйган 622 очко (285+337) бар. Әлеге күрсәткеч буенча Зарипов клубның моңа кадәрге рекордчысы - «Ак Барс»ның элеккеге капитаны Алексей Морозовны да узып китте. Континенталь хоккей лигасының хәзерге президенты исәбендә «Ак Барс»та туплаган 621 очко (266+355) бар. Читать дальше...

Россиядә беренче тапкыр коронавирус йоктыруның 25 меңнән артык яңа очрагы ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны беренче тапкыр 25 меңнән (25 173) артып китте, әлеге чирне эләктергән пациентларның гомуми саны 2 114 502 кешегә җитте. Бу турыда РИА Новости Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә. «Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең (COVID-19) 25 173 очрагы расланды, шулар арасында 5917 (23,5 процент) пациентта клиник билгеләр күзәтелми»... Читать дальше...

Чувашиянең татар авылында милли мәдәният фестивале оештырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Чувашиянең Батыр районы Кыр Бикшеге авыл җирлеге составына кергән Имәнкисәге татар авылында «Без бер агачның тармагы» милли мәдәният фестивале икенче тапкыр үткәрелде. Бу хакта Чувашия Республикасының татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. Программаның авторы — Кыр Бикшеге халык театры җитәкчесе Дания Сәлахова. «Без бер агачның тармагы» милли мәдәният фестивале проекты Чувашия Республикасының иҗтимагый оешмалар өчен бирелә торган субсидия хисабына оештырылган. Читать дальше...



Шәймиев митрополит Феофан турында: Сүзе белән барыбызга да тәэсир итә ала иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты. Ул владыканың бөтен гомерен дингә хезмәт итүгә багышлавын, дөньяның күп кенә илләрендә эшләвен искә алды. Владыка сүзе һәм иманының көче белән төрле конфессия вәкилләре арасында хөрмәт казанды, дип искәртте Татарстан Дәүләт Киңәшчесе. «Ул нинди конфессиядән булуга карамастан, безнең һәркайсыбызга сүзе һәм иманы белән йогынты ясый алды. Республикабыз... Читать дальше...

Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр форумына гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 17-20 декабрьдә Казанда Татарстаннан читтә яшәүче яшь белгечләр форумын үткәрергә ниятлиләр. Гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Форум кысаларында чарада катнашучылар Татарстанда куллану мөмкинлеге булган дөнья күләмендәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнәчәк, республика проектларын чит төбәкләрдә тарату буенча кейсларны тикшерәчәк. Шулай ук республика, профиль... Читать дальше...

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен постаменттан алырга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның төп символы булган Салават Юлаев һәйкәлен постаменттан алырга тәкъдим иттеләр. Объектны реконструкцияләүгә әзерлек кысаларында шундый планнар җиткерелде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Республиканың мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Олег Полстовалов сүзләренчә, әле тиешле карар кабул ителмәгән. Реставрация эшләрен башкару өчен атлы сынны постаменттан алырга туры килер, мөгаен. Уфада яшәүчеләр һәм башкала кунаклары... Читать дальше...

Татарстанның Баш ветеринария идарәсе «Алтын көз» бәйгесендә берничә номинациядә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Мәскәүдә узган «Алтын көз-2020» чарасында Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе берничә номинациядә җиңүгә ирешкән, алтын һәм көмеш медальләр алып кайткан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстан территориясендә мөгезле эре терлектә лейкозны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар планын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен» номинациясендә татарстанлылар алтын медальгә лаек булган. «Татарстан территориясендә котыру... Читать дальше...

Казан юллар яхшы булган шәһәрләр исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казанда яшәүчеләр юлларның сыйфатын яхшы дип бәяләгән, әлеге уңайдан әзерләнгән рейтингта Татарстан башкаласы икенче урынны били. Тикшеренүне югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү буенча Superjob сервисы үткәргән. Аның нәтиҗәләре турында компаниянең матбугат хезмәте «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итте. Халык саны ярты миллионнан арткан 37 торак пунктта машина йөртүчеләрдән юлларның сыйфатын бәяләвен сораганнар. «Казан бу җәһәттән мактаулы икенче урында урнашкан... Читать дальше...

Казанда баганага бәрелгән иномарканың йөртүчесе хастаханәдә үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда баганага килеп бәрелгән чит ил автомобиленең йөртүчесе хастаханәдә җан биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Кичә кичке унберләр тирәсендә Адоратский урамындагы 1а йорты каршында авария була. «Тойота» автомобиле, тизлеген арттырып, юл читенә чыккан һәм баганага килеп бәрелә. Аның 38 яшьлек пассажиры имгәнә һәм авария урынында ук һәлак була. «Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган машинаны йөртүче 44 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр.


Музыкальные новости
Концерт

Концерт "Настроение - весна!"





Персональные новости
Арцах

Отец азербайджанца вдруг забыл русский язык, и потребовал переводчика. Что известно о дерзком преступлении – убийctве байкера в Москве?





«Сәмрух» республикакүләм ел премиясенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы балалар һәм яшьләр, «Сәләт» активистлары, партнерлары, проект авторлары һәм оештыручылар өчен республикакүләм «Сәмрух» премиясенә гаризалар кабул ителә. Гаризаны www.selet.biz сайтында 30 ноябрьгә кадәр тапшырып була. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итте. Быел «Сәмрух» премиясенә портфолиолар электрон рәвештә кабул ителә. Катнашучы заявкасында тутырылган гариза һәм электрон портфолио булырга тиеш. Электрон портфолиолар флешкада оештыру комитетына тапшырыла. Читать дальше...

«Россия тәмнәре» конкурсында «Какланган татар казы» өчен тавыш бирергә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы җитештерү-сату кулланучылар кооперативы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына «какланган татар казын» тәкъдим итте. «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирүе бара. Бу турыда министрлык хәбәр итә. Какланган каз өчен биредә тавыш биреп була. Какланган каз — Идел буе һәм Урал төрки халыкларының (татарлар, башкортлар һәм башкалар) классик милли ризыгы. Читать дальше...

Тугызынчы сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу сроклары күчерелде, 9 сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша үткәрү 2020 елның 2 декабреннән күчерелә, ул 2021 елның 5 апреленнән дә иртәрәк ый. Бу карар Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавируслы инфекция кертүне һәм таратуны кисәтү... Читать дальше...

Киткәннәр кайтырмы: Яхшы укучылар Мәскәү мәктәпләренә күченә — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). Соңгы елларда төрле бәйгеләрдә җиңгән «акыллы баш»лар Мәскәү мәктәпләренә күченеп китә башлады Элек студентларны кызыктырсалар, хәзер чират мәктәп укучыларына җитте. Татарстанның киләчәге булырлык егет-кызларны югылтмыйбызмы? «ВТ» хәбәрчесе укучылар һәм укытучылар белән шул сорауга җавап эзләде. Жиңәм   икән, монда   калмаячакмын! Фән олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча Казан бары Мәскәү, Санкт-Петербург укучыларыннан гына калыша. Читать дальше...

Лениногорск укучылары музей экспонатлары тарихын өйрәнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы» ). Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда «Экспонатлар ни сөйли?» дигән бәйге узды. Быел анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән җиде укучы катнашты. Бу хакта район газетасы яза.  Музей директоры Нэля Галиева әйтүенчә, бу бәйге яшьләрне музейга җәлеп итә, экспонатлар тарихын тирәнрәк белергә өйрәтә. Мәктәпләр конкурска алдан эшләрне җибәрделәр. Фәнни эшне җибәрү генә түгел, аны эксперт комиссиясе каршында якларга да кирәк әле. Ә комиссиядә үз эшен җентекле белүчеләр утыра... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Игра в футбол на каблуках: как блогеры резко стали футболистками и решили завоевать новые горизонты


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Елена Рыбакина стала чемпионкой турнира WTA-500 в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

LG ЗАНИМАЕТ ЦЕНТРАЛЬНОЕ МЕСТО НА 37-М МЕЖДУНАРОДНОМ СИМПОЗИУМЕ И ВЫСТАВКЕ ЭЛЕКТРОМОБИЛЕЙ





Путин в России и мире
Москва

Путин утвердил закон о справедливой оплате сверхурочной работы


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко ограничил выплату дивидендов гражданам недружественных стран




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленскому предложили не ограничиваться Бандерой и захоронить на капище под Киевом молекулы Гитлера


Навальный в России и мире
Москва

Патриарх Кирилл запретил в служении священника, проводившего панихиду по Алексею Навальному



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Булат Окуджава

В МХТ имени Чехова 8 и 9 мая пройдет концерт с песнями Булата Окуджавы



Москва

Басманный суд Москвы арестовал замминистра обороны Иванова до 23 июня

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net