Зур Казан боҗрасының икенче этабында төзелеш-монтажлау эшләре тәмамланды
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Зур Казан боҗрасының (ЗКБ) 2 этабындагы 522 м озынлыктагы участокта төзү-монтаж эшләре тәмамланды. Асфальт-бетон катламының өске катламы 2021 елның маенда салыначак. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Борисково урамыннан Техническая урамына кадәр 1,222 км озынлыктагы ЗКБның 2 этабының төзелеше агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланган иде. Тугыз айда төзелешнең барлык участокларында кабул ителгән һәм салынган бетон күләме 15,6 мең куб метр тәшкил итә. Күпер төзелеше буена һәм 320нче номерлы балалар бакчасы янында тавыш саклау экраннары куелган. Инженерлык коммуникацияләре, шул исәптән су белән тәэмин итү, канализация, газ, электр белән тәэмин итү, элемтә, троллейбус, су канализациясе челтәрләре яңартылган, тышкы яктырткычлар урнаштырылган. Автомобиль хәрәкәте өчен төзелгән трассаларның гомуми озынлыгы 5,69 км тәшкил итә. Шулай ук гомуми мәйданы 16 мең 146 кв. м. булган тротуарлар да төзекләндерелгән. 3745 метр озынлыктагы трамвай юллары салынган. Төзелеш барышында 3590 агач һәм 3990 куак утыртылган, 49,5 мең кв.м су сибүнең автомат системасы белән газон урнаштырылган. Эшләрнең генераль подрядчысы — «Волгадорстрой» ҖЧҖ, генераль проектлаучы — «Татдорпроект» институты» АҖ. Объектның гомуми бәясе 2,603 млрд сум тәшкил итә.