Татарстанда урыны белән буран булачак
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Иртәгә, 24 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республикада буран көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте Татарстан халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә.
«Болытлы. Вакыты белән кар явачак. Кайбер районнарда буран көтелә», — диелә хәбәрдә.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8 градуска кадәр төшә. Көндез 0.. -5 градус салкын була. Юлларда урыны белән бозлавык.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 23 ноябрьдән республикада кыска вакытлы буран көтелүен һәм кар явар дип фаразлануын хәбәр иткән иде.