Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 24.11.2020

Азнакайда әти-әниләргә гаилә кыйммәтләре турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Азнакай» , Резеда Шәрипова). «Компас» консультация үзәгендә әти-әниләр белән «Гаилә кыйммәтләре — уңышлы тәрбия нигезе» дигән темага тренинг узды. Бу хакта район газетасы яза. Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасы базасындагы «Компас» консультация үзәгендә әти-әниләр белән «Гаилә кыйммәтләре — уңышлы тәрбия нигезе» дигән темага тренинг узды. Тренингны үзәк белгечләре, Казан шәһәреннән балалар нейропсихологы А. Т. Махатадзе үткәрде. Теләгән әти-әниләр шәхси консультация дә алдылар, диелә хәбәрдә.

Әлмәттә коронавирус белән авыручылар өчен тернәкләндерү курслары ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт шәһәренең «Ветеран» үзәгендә коронавирус кичергән кешеләрне реабилитацияләү курслары ачылды. Бу хакта район газетасы яза. Табиблар тарафыннан эшләнгән тергезү программасы физик халәтне ныгытырга, стрессны җиңү ысулларын, сулыш гимнастикасын өйрәнергә ярдәм итә. Программа профессионаллар күзәтүе астында уза. Шулай ук үзәктә яңа юнәлеш эшли башлаган. Анда көндез инвалид яшьләр һәм үсмерләр өчен шөгыльләр үткәрелә. Көн саен үзәк базасында... Читать дальше...

83 яшьлек Зәйнәпбану әби, оныгына ышанып, урамда кала язган — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Камил Сәгъдәтшин). Лаеш районы суды рәисе Мәгънәви Гәрәев 30 елдан артык хөкемдар булып эшләү дәверендә төрлесен күргән. Аеруча истә калган хәлләр турында сөйләшә башлагач, берничә ел элек Габиш бистәсендә булган аяныч хәлне искә алды. Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баручы Зәйнәпбану әби, сәламәтлеге какшагач, ул-бу була калса дип,  йортын һәм ун сутый җир кишәрлеген оныгына васыять итә . Булгач-булгач, булсын диптер, бераз вакыттан барлык мал-мөлкәтен рәсми рәвештә  бүләк итә . Читать дальше...



Коронавирус пандемиясен туктату өчен бердәнбер шарт аталды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Медицина фәннәре докторы Ирина Шестакова халыкның өчтән бер өлешенә вакцина ясау коронавирус пандемиясен туктату өчен мәҗбүри шарт булып торуын әйткән. Бу хакта ул «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында сөйләде. Табиб препаратның нәтиҗәлелеге 100 процент булган очракта да, халыкның 50 процентына вакцинация үткәрү дә эпидемияне бетермәячәген аңлата. Вакцинаның нәтиҗәлелеге кимендә 60-70 процент булса һәм аны халыкның 75 проценты алса, чыннан да, күпмедер вакыт эчендә эпидемияне туктатып булачак... Читать дальше...

«Динем — Ислам, милләтем — татар» журналистлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга бер ай вакыт калды. 2020 елның 15 февраленнән алып 30 декабренә кадәр дөнья күргән эшләр 30 декабрьгә кабул ителә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Читать дальше...

Балтачта 15 бала тәрбияләүче гаилә «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены белән сигез гаилә, тагын ике гаилә орден медале белән бүләкләнә. Балтач районының Пижмар авылында яшәүче күп балалы Мөхәрләмовлар гаиләсе дә «Ата-ана даны» орденына лаек булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Хәбир Мөхәррәмов — гади комбайнчы-тракторчы. Хатыны Алсу белән алар 15 бала тәрбияләп үстергән. Читать дальше...

Чечняда 300 еллык тарихлы мәчет торгызылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чечня Республикасының Итум-Калинск районындагы Тазбичи авылында 76 ел ябылып торган мәчет торгызылган. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров әлеге мәчетнең 300 елллык тарихы булуын әйткән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә. «Мәчетнең тарихи рәвеше сакланып, ул яңадан иске фундаментта төзелде. Соңгы җомга намазы биредә 1944 елда, чечен халкын куганга кадәр укылган. 76 елдан соң мәчет дин тотучылар өчен кабат ишекләрен ачты», — дип язган Кадыйров социаль челтәрләрдә. Чечня... Читать дальше...

Коронавирусның иртә ачыклана торган симптомы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Авыздагы металл тәме коронавирус йоккан булуын күрсәтергә мөмкин. Бу хакта Express.басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. АКШның Милли сәламәтлек институты галимнәре фикеренчә, борын тыгылганда яки ис тою эпителие зарарлану сәбәпле, респиратор инфекция вакытында күп кенә пациентларның тәм тоюында үзгәреш башлана. Тикшеренүчеләр клиникага коронавирус инфекциясе белән авырып килгән 59 яшьлек хатын-кыз очрагын сурәтләгән. Берничә көн дәвамында аңарда коронавирус өчен типик симптомнар ... Читать дальше...



«Авыл ипотекасы» өчен ана капиталын беренчел кертем итеп файдаланырга рөхсәт бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте 27 октябрьдә кабул иткән карар нигезендә «Авыл ипотекасы» дәүләт программасының гамәли көче киңәйтелде. Хәзер ана капиталын беренчел взнос өчен файдалану мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Элегрәк Кагыйдәләрдә мондый күрсәтмә булмады һәм банклар заемчыны кире кага ала иде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге карар нигезендә шулай ук Россия кредит оешмаларына һәм «ДОМ. РФ» АҖенә Авыл территорияләрендә... Читать дальше...

Алексей Песошин «Татэнергосбыт» директорлар советы утырышын уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ директорлар советы утырышы узды. Утырыш видеоконференция элемтәсе режимында барды. Бу хакта Рәсми Татарстан сайтында хәбәр ителә. Утырышта «Татэнергосбыт» АҖнең 2020 елның 9 аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре, компаниянең 2021-2025 елларга үсеш программасы, агымдагы елда электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу үсеше буенча инвестицион программаны тормышка ашыру барышы, «КЗСК»... Читать дальше...

Чаллыдагы сулыкларда бозга чыгу куркыныч булган урыннар билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыдагы сулыкларда боз өстенә чыгарга куркыныч булган урыннарны атадылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре боз каткан вакытта елганың ныгып бетмәгән өслегенә чыгу аеруча куркыныч булуын искәртә. Куркыныч зоналар исемлегенә Чулман елгасындагы җиде нокта кергән: Түбән Кама ГЭС буасы янындагы иңкүлек, Элеватор тавы каршында Үзәк урам каршысы, Тарловка бистәсе каршында Элеватор тавы яны, «Навигатор» һәм «Альбатрос» көймә станцияләре яны, «Чаллы Яр» торак комплексы яны һәм шәһәр комлыгы яны. Читать дальше...

Популяр җырлар авторы Мансур Шиһаповның юбилей кичәсе Зур концертлар залында була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шагыйрь, популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов юбилей кичәсенә әзерләнә. Кичә аның 80 яшьлегенә, иҗат эшчәнлегенә 55 ел тулуга багышлана диелгән концерт афишасына. Мансур Шиһаповның юбилей кичәсе Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында 28 ноябрьгә билгеләнгән. Кичә «Чишмәләр җырлыйлар җыр итеп, ялкынлы яшьлегем эзләрен…» дип атала, 18.00 сәгатьтә башлана. Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех... Читать дальше...

Татарстанда туган телдә белем бирү бәйгесе җиңүчеләрен иртәгә бүләклиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау өчен бәйгеләр уздырды. Җиңүчеләрне иртәгә, 25 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә Татарстан Дәүләт Советының Кече залында бүләклиләр. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари... Читать дальше...

«Зенит-Казан» клубының баш тренеры Владимир Алекно Иран җыелмасы белән килешү төзегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Зенит-Казан» клубы баш тренеры Владимир Алекно Иран җыелмасы белән контракт төзеде. Бу хакта Иран волейбол федерациясенең рәсми сайты хәбәр итә. Чыганак мәгълүматлары буенча, Алекно Токиода Олимпия уеннары ахырына кадәр килешү төзегән һәм үз эшен 2020 елның 1 декабрендә башлаячак. Россия остазының ассистенты италияле Томазо Тотоло булачак, шулай ук Иран белгечләре тренерлар штабына керәчәк. Иранның волейбол җыелма командасы Токиода Олимпиадада катнашачак. Читать дальше...

«Шома бас» татар биюләре бәйгесендә Карелиядән «Ялкын» төркеме җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 21 ноябрьдә Свердловск өлкәсе дәүләт халык иҗаты сараенда дүртенче тапкыр «Шома бас» татар биюләрен башкаручылар бәйгесе узды. Гран-прины Карелия Республикасының Петрозаводск шәһәреннән «Ялкын» бию төркеме алды. Аларга татар сәхнә костюмнарын тегү өчен 150 000 сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңүчеләр исемлеген карау өчен сылтама Чара Свердловск өлкәсе Мәдәният... Читать дальше...

Мәҗбүри медицина иминияте системасын реформалау турында закон кабул елде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы мәҗбүри медицина иминияте системасын (ОМС) реформалау турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Документ иминиятләштерүчеләр вәкаләтләренең бер өлешен Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына (ФОМС) тапшыруны һәм шәхси иминият компанияләрен федераль клиникалар белән эшләүдән төшереп калдыруны күздә тота. Фонд федераль оешмалар күрсәтә торган медицина ярдәме оештырачак. Хезмәт күрсәтү күләмен һәм алар өчен чыгымнарны хөкүмәт билгеләячәк. Читать дальше...

АКШ Казанның «Элекон» заводына каршы санкцияләр кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Элекон» заводына карата АКШ хөкүмәте санкцияләр кертте. Бу хакта АКШның дәүләт департаментына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Санкцияләр «күпләп юк итү коралын таратмау турындагы закон буенча» кертелгән, дип билгеләнә. Америка санкцияләре кертелгән компанияләр исемлегенә шулай ук «Авиазапчасть» һәм Nilco Group бар. Хәзер Американың физик һәм юридик затларына санкцияләр кертелгән исемлектәге оешмалар белән эш йөртү тыела. «Элекон» АҖ Казанның Яңа Савин районында урнашкан. Читать дальше...


Музыкальные новости
The Beatles

«Если прищуриться, мы похожи на The Beatles» // Евгений Цыганов о своей карьере музыканта





Персональные новости
Бизнес

Бизнес-астролог Александра Секачева дала интервью журналу “Фокус внимания”





Самараның «Йолдыз» халык бию театры «Шома бас» бәйгесендә призлы урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Яктылык» мәктәбе укучылары «Шома бас» татар биюләрен башкаручыларның ачык төбәкара конкурсында катнашты. Мәктәпнең «Йолдыз» халык бию театры II дәрәҗә лауреат булды һәм костюмнар тегү өчен сертификат алды. Бу турыда « Самара татарлары » сайты хәбәр итте. «Талантлы җитәкче А. М. Сурина тырышлыгы, яшь артистларның хезмәт сөючәнлеге һәм әти-әниләр ярдәме белән бию театры коллективы һәрвакыт югары. Без барыгызны да әлеге лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади җиңүләр телибез»... Читать дальше...

Кар күп яуган очракта, Казанда кар чыгару өчен өстәмә урыннар әзерләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кар бик күп ява башласа, Казанда кар чыгару өчен өстәмә урыннар әзерләнгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде. «Кар нормадан артыграк яуса, кар чыгарып өю урыннары әзерләнгән», — диде ул. Алты кар эретү пунктлары кулланылачак. Шулай ук, декабрьдә Гадел Кутуй урамында тагын бер кар эретү пунктын файдалануга тапшыру ниятләнә. Читать дальше...

Леонов: Татарстан 2021 елда FINA билгеләгән барлык турнирларны уздырырга җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан 2021 елда FINA тарафыннан билгеләнгән барлык турнирларны да үткәрергә планлаштыра. Бу хакта Су спорт төрләре сараенда узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов сөйләде. «Киләсе елга килешү буенча, без календарьдагы бөтен „Алтын серияне“ үткәрергә ниятлибез һәм бөтен дөньядан иң яхшы спортчыларны Казанда җыярбыз дип өметләнәбез», — диде Леонов. 2020 елда Казанда коронавирус пандемиясе аркасында йөзү һәм суга сикерү... Читать дальше...

Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң, берсе юл кырыена төшеп киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң берсе юл кырыена төшеп китеп, баганага бәрелгән. Бу хакта юл һәлакәтенең шаһитлары сөйләде. Яңа Чишмә авылының Ленин урамында ике җиңел машина бәрелешкән. Бәрелешкәч, аларның берсе юл кырыена төшеп киткән. Кечерәк машина арткы өлеше белән баганага барып бәрелгәч кенә туктап калган. Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән.

Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мария стала соперницей Азаренко на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

На площадке МВЦ «Казань Экспо» открылся XVIII Российский венчурный форум





Путин в России и мире
Москва

Мария Захарова раскритиковала высказывание Нэнси Пелоси о Путине и протестах в США


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ



Москва

В рамках «Диктанта Победы» в Подмосковье прошла акция «Письмо Герою»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net