АКШ Казанның «Элекон» заводына каршы санкцияләр кертте
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Элекон» заводына карата АКШ хөкүмәте санкцияләр кертте. Бу хакта АКШның дәүләт департаментына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Санкцияләр «күпләп юк итү коралын таратмау турындагы закон буенча» кертелгән, дип билгеләнә. Америка санкцияләре кертелгән компанияләр исемлегенә шулай ук «Авиазапчасть» һәм Nilco Group бар. Хәзер Американың физик һәм юридик затларына санкцияләр кертелгән исемлектәге оешмалар белән эш йөртү тыела. «Элекон» АҖ Казанның Яңа Савин районында урнашкан. Бу — Россиядә электр тоташтыргычларын һәм кабель җыелмаларын ясау һәм җитештерү буенча төп предприятие.