Татарстанда 371 мәктәп укучысы салкын тидереп авыру аркасында карантинга җибәрелгән
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 371 мәктәп укучысы салкын тидереп авыру аркасында карантинга җибәрелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Республиканың ун мәктәбендә, салкын тидереп авыручылар арту сәбәпле, 17 сыйныфны япканнар», - дип искәрттеләр министрлыкта. Аерым алганда, Казандагы җиде мәктәптә – 12, Менделеевск районындагы ике мәктәптә – дүрт һәм Әгерҗе районындагы бер мәктәптә бер сыйныф ябылган. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин... Читать дальше...