Леонов: Татарстан 2021 елда FINA билгеләгән барлык турнирларны уздырырга җыена
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан 2021 елда FINA тарафыннан билгеләнгән барлык турнирларны да үткәрергә планлаштыра. Бу хакта Су спорт төрләре сараенда узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
«Киләсе елга килешү буенча, без календарьдагы бөтен „Алтын серияне“ үткәрергә ниятлибез һәм бөтен дөньядан иң яхшы спортчыларны Казанда җыярбыз дип өметләнәбез», — диде Леонов.
2020 елда Казанда коронавирус пандемиясе аркасында йөзү һәм суга сикерү буенча Дөнья кубогы этаплары һәм синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабы булмый калды.