Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 11.11.2020

Казанда яшәүчеләр Горки-Әмәт урманында экодиктант язачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 15 һәм 16 ноябрьдә онлайн рәвештә Бөтенроссия экологик диктант узачак. Акциянең беренче көнендә татарстанлылар өчен Казандагы Горки-Әмәт урманында «Йорт» экоүзәгендә ачык офлайн-мәйданчык эшләячәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан экология һәм табигать ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский хәбәр итте.  «15 ноябрьдә Горки-Әмәт урманында теләгән һәркем өчен экойортта ачык офлайн-мәйданчык оештырылачак. 16 ноябрьдә республика мәктәпләрендә... Читать дальше...

Татарстанда болытлы һәм карлы һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казань, 12 ноябрь, «Татар-информ»). 12 ноябрьдә Татарстанда болытлы һәм карлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар яварга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә. Моннан тыш, республикада җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус, ә көндез -4…+1 градус булуы көтелә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә Татарстан юлларында бозлавык булырга мөмкин .

Казанда төрек дизайнерлары теккән «Сөембикә ханбикә» костюмын күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Кафтан. Костюмы Османской империи глазами современных турецких дизайнеров» күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәгә килүчеләр Анталия өзлексез белем бирү институты һәм Сабанджи өзлексез белем бирү институты — Төркия төрек киеме һәм сәнгате тикшеренүләре фәнни-мәгариф институты дизайнерларының үзенчәлекле сарай костюмнарын реконструкцияләү белән танышачак. Читать дальше...



Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен иске татар язуы буенча дәресләр үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»).Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен иске татар язуы (иске имлә) һәм хәзерге татар әдәби теле нормалары буенча дәрес үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче дәресне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үткәрде. Ул дәрес барышында гарәп алфавитына нигезләнгән, ун гасыр дәвамында кулланылышта булган татар язуы тарихы белән таныштырды.  «Динебезне, тарихыбызны, әдәбиятыбызны тирәнтен өйрәнергә теләсәк... Читать дальше...

Алинә Заһитова Мәскәүдә «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясамаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Мәскәүдә «Спящая красавица. Легенда двух королевств» тамашасында чыгыш ясамаячак. Ул агымдагы елның декабрендә узарга тиеш иде. Тамашаны оештыручы — бозда бию буенча 2006 елгы Олимпия чемпионы Татьяна Навка 26 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Мәскәүдә узарга тиешле боз тамашасының күчерелүе турында хәбәр итте. Моңа коронавируска каршы көрәш кысаларында, башкала Хөкүмәте керткән яңа чикләү чаралары сәбәп булган. Читать дальше...

Инсаф Абдулла Кариев театрында мобиль дәрес үткәргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Кариев театрында Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектакле алдыннан Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары өчен сәхнә теле буенча мобиль дәрес узган. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Дәресне Татарстанның атказанган артисты, телевидение дикторы, алып баручы һәм укытучы Инсаф Абдулла үткәргән. Балалар дикция һәм интонацияне камилләштерү, сәхнәдә үз-үеңне тоту буенча киңәшләр алганнар. «Мобиль дәресләр» — Кариев театрының яңа проекты. Читать дальше...

Коронавирусның авыр узуына бәйле төп сәбәп билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе өлкән яшьтәге кешеләрдә һәр ун ел өстәлгән саен ике тапкыр диярлек авыррак узу куркынычы арта. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без беренче чиратта коронавирус инфекциясен 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авыр кичерүен күрәбез, 70 яшьтән өлкәнрәк һәм 80 яшьлек пациентлар өчен куркыныч һәр ун ел саен  ике тапкыр арта», — диде Мурашко журналистларга. Өлкән буынны сакларга һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк, диде ул.



«Һөнәр» яшь режиссура фестивале быел 1 - 6 декабрьдә узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел Кариев театрында 1 - 6 декабрьдә узачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Беренче тапкыр әлеге фестиваль Казанда 2009 елда Г.Камал театры инициативасы белән уздырылды. Узган елдан башлап эстафета Кариев театрына тапшырылды. Әлегә фестивальнең программасы игълан ителмәгән. Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге.

Кыргыз яшьләр театрының яңа сезоны Аяз Гыйләҗев әсәре белән ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Б.Кыдыкеева исемендәге Кыргыз яшь тамашачы дәүләт театры бүген яңа сезонын Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектакль премьерасы белән ачкан. Бу хакта әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итә.  «Жат эмесмин…» («Чит түгелмен…») спектакле Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәре буенча куелган. Режиссер — Уланмырза Карыпбаев. Сценарий авторы — Людмила Молдалиева. Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәрен үткән сезонда Тинчурин театрында Илгиз Зәйниев та куйган иде.

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге реаниматологы вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Республика клиник хастаханәсенең яңа туган балалар реанимациясе бүлегенең анестезиолог-реаниматологы Ирина Сапаркина 48 яшендә вафат булган. Бу турыда хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ирина Сапаркина озак авырудан соң үлгән.  Ул 20 елдан артык балаларга ярдәм иткән. Ул даими рәвештә ата-аналар өчен лекцияләр укыган, җитлекмичә туган балаларны тәрбияләү турында сөйләгән, стрессны җиңәргә ярдәм иткән. Табибның хезмәттәшләре Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре... Читать дальше...

Кариев театрының «Микулай» монодрамасы Яшь тамашачы театрлары фестивалендә катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Кариев театрының «Микулай» монодрамасы Чувашиянең «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) дип аталган милли яшь тамашачы театрлары фестивалендә катнашачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Әлеге фестиваль 16-22 ноябрьдә Чабаксарның Михаил Сеспель исемендәге дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак. «Идел әкияте» Чуваш автономиясе төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Фестиваль кысаларында Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Марий Эл һәм... Читать дальше...

Казанда трамвай рельс буенча барган өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда трамвай рельс буенча барган өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Фаҗигале юл-транспорт һәлакәте бүген 16.29 сәгатьтә Даурия һәм Зорге урамнары чатында булган. 70 яшьлек хатын-кыз трамвай тәгәрмәче астына эләккән. Җәяүле имгәнүләрдән һәлакәт урынында үлгән. «Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз юлда йөрү кагыйдәләрен бозып, трамвай юлы буенча барган. Фаҗига сәбәпләрен ачыкларга кирәк»... Читать дальше...

Миләүшә Хәбетдинова Курчак театрында «Мырау батыр» әкияте буенча лекция укыячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театры белем бирү проекты кысаларында балалар яратып укыган әсәрләрнең берсе «Мырау батыр» әкиятен анализлый. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. «Әкият» курчак театры 14 ноябрьдә үзенең «Әкият-BELEM» проектының «Татар балалар әдәбияты җәүһәрләре» дигән лекцияләр циклын башлап җибәрә. Беренче лекциянең темасы: «Татарстанның Халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әкияте буенча фикер алышу». Лекцияне КФУ доценты... Читать дальше...

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа елны өйдә үткәрергә киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләргә Яңа ел бәйрәмнәрен гаилә белән үткәрергә һәм мөмкин булганча башка кешеләр белән элемтәне киметергә киңәш иттеләр. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Covid-19 пандемиясе шартларында үз иминлегегез, шулай ук туганнарыгыз һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында уйларга кирәк. Яңа ел — ул гаилә бәйрәме, шуңа күрә иң яхшысы бу вакытны гаиләгә багышларга һәм билгеле иминлек шартларын тудырырга кирәк, диде Мурашко. Читать дальше...

Татарстанда янә бозлавык турында кисәтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан юлларында бозлавык булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 12 ноябрьдә Татарстанда һәм Казанда юлларда урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә. Төнлә 12 ноябрьдә Казанда һава температурасы -4 градуска кадәр көтелә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округында атна ахырында кинәт суытырга мөмкин .

Рөстәм Миңнеханов Казанда  патшабикә Екатерина II гә багышланган күргәзмәдә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Екатерина Великая. Золотой век Российской империи» күргәзмәсендә булды. Экспозиция «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында ачылды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президентына патшабикәнең шәхесенә һәм аның патшалык итү чорының төп вакыйгаларына кагылышлы берничә тематик бүлек тәкъдим ителгән. «Залларда патшабикәнең һәм аның гаилә әгъзаларының күп кенә мемориаль әйберләре тәкъдим ителде... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын бер кеше үлгән. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 117 кеше вафат булган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1969 елда туган ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Аны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Пациентның йөрәк һәм хроник авырулары булу сәбәпле, хәле начарланган. «Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән хәбәрдә. Читать дальше...

«Алмачуар» әсәре буенча язылган ике сценарийның бер-берсен кабатламавы билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казахстан-Татарстан копродукциясе булган «Тарлан» фильмының сценарие Илшат Рәхимбай сценариен кабатламый. РФ Кинематографистлар берлеге карамагындагы Кинодраматурглар гильдиясе үткәргән экспертиза шундый нәтиҗә чыгарган. Казахстанда Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте нигезендә фильм төшерелә башлагач, Илшат Рәхимбайның проектта катнашмавы билгеле булды. Фильм төшерелгән сценарий мәсьәләсендә сораулар тугач, «Татаркино» Рәхимбай тәкъдим... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт "Настроение - весна!"





Персональные новости
Анастасия Ивлеева

Блогера Ивлееву оштрафовали на 50 тыс рублей за дискредитацию российской армии





Әлмәттә яшүсмер әнисен үтерүдә шикләнелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә яшүсмердән әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнәләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Бүген Әлмәттәге йортларның берсендә фатирда 36 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Аның муенында күпсанлы чәнчелгән һәм киселгән урыннар булган. Үтерүдә шикләнелеп мәрхүмәнең 13 яшьлек улы тоткарланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаять берничә көн элек эшләнгән. Моңа ана кеше белән улының киеренке мөнәсәбәтләре сәбәп булган. Читать дальше...

Илсур Һадиуллин укучыларның дистанцион укуга күчү турындагы соравына җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Биектау районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булды. Педагоглар һәм укучылар министрдан дистанцион укуга күчү мөмкинлеге булу-булмавы белән кызыксынды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Һадиуллин сүзләренчә, хәзерге вазгыять белем бирү учреждениеләренең дистанцион укуга күчүен таләп итми. Ул укучыларның онлайн-укуга күчәргә теләве белән кызыксынды, барысы да берьюлы «юк» дип җавап бирде. Читать дальше...

Россиядә минималь хезмәт хакы артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакы күләменең 2023 елга 14 176 сумга кадәр артуын фаразлый. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Дәүләт Думасында пленар утырышта хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов сүзләренчә, бу сумма үсеш темпы белән фаразлана (узган елда 105,8, әмма сакланган өлеше 42 процент). Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 12 130 сум тәшкил итә. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда икътисадның... Читать дальше...

Татарстанның фигуралы шуучысы Казанда Россия Кубогының IV этабында көмеш медаль алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Александр Комарова). Татарстанның фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов (Мәскәү) Россия Кубогының IV этабында икенче урынны яулады. Бүгенге көндә бу пар ирекле программада - 148,41 балл, ә кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча 227,13 балл җыйды. «Миңа монда рәхәт, барысы да шатлана, исәнләшәләр. Минем монда сигез ел чыгыш ясаганым юк. Өйдә шуу күңелле», — дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Евгения Тарасова. Бу этапта Санкт-Петербург... Читать дальше...

Нурбәк Батулла: Кайчакта татар мәдәниятен чынлап та бетермимме икән дип уйлый башлыйм

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татар кешесенең яңалыкны кабул итәргә теләмәве мәктәптә төпле гуманитар белем алмавыннан дип саный Нурбәк Батулла. Бу хактагы фикерләре белән ул Камал театрының «Әле…» проектында уртаклашты. «Мәктәптә бик түбән гуманитар белем бирелә. Мәктәптә көчле гуманитар белем бирелсә кеше үзен борчыган җавапларны әдәбият һәм тарих дәресендә алыр иде. Һич югында, югары уку йортында таба ала», — диде ул. Ул үзенең мәктәптә җавап таба алмаган сорауларына югары уку йортында җаваплар табуын әйтте. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Генерал-полковник Алексей Воробьев высоко оценил подготовку кинологов Росгвардии к предстоящим соревнованиям по профессиональному многоборью


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Мария Шарапова

Первая ракетка России рассказала об общении с Шараповой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Московскую компанию заподозрили в хищении 103 млн рублей при реализации нацпроекта в Орле





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о формировании взаимовыгодного международного сотрудничества


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко пообещал потенциальным агрессорам ответ всеми видами оружия




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Эдвард Григ

«В путешествие с Григом»: в Свердловской филармонии стартовала вузовская неделя музыки



Москва

Гарибян поучаствовал в деловой программе Дня открытых дверей МГСУ на ВДНХ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net