«Һөнәр» яшь режиссура фестивале быел 1 - 6 декабрьдә узачак
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел Кариев театрында 1 - 6 декабрьдә узачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Беренче тапкыр әлеге фестиваль Казанда 2009 елда Г.Камал театры инициативасы белән уздырылды. Узган елдан башлап эстафета Кариев театрына тапшырылды.
Әлегә фестивальнең программасы игълан ителмәгән.
Фестивальне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге.