Татарстанда болытлы һәм карлы һава торышы көтелә
(Казань, 12 ноябрь, «Татар-информ»). 12 ноябрьдә Татарстанда болытлы һәм карлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар яварга мөмкин», диелгән синоптиклар хәбәрендә. Моннан тыш, республикада җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус, ә көндез -4…+1 градус булуы көтелә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, иртәгә Татарстан юлларында бозлавык булырга мөмкин .