Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Новости за 30.11.2020

Сабада яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир узды

Tatar-inform.tatar 

(Саба, 30 ноябрь, «Татар-информ», « Саба таңнары »). 29 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир үткәрелде. Бу хакта район газетасы яза. Ярышларда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 20 киберспортчы катнашты. Турнирда Булат Хәйретдинов (Арча районы) җиңүче булды... Читать дальше...

Чирмешәндә Геройлар Аллесясендәге бюстларга QR кодлы табличкалар куелды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). «QR — тарих» республика проекты кысаларында, республикада беренчеләрдән булып Чирмешән районы үзәгендәге Геройлар Аллеясында, һәр геройның бюстында QR код белән табличкалар беркетелде. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге проектның җитәкчесе, Сосновка авылы кызы Ольга Дютина табличкаларны урнаштыру чарасында үзе катнашты. «Ел ахырына кадәр республикада 200 данә шундый табличка урнаштырырга планлыйбыз. Казанда, Питрәчтә, Яшел Үзәндә... Читать дальше...

Рөстәм Миңнехановка «Иннополис»та яңа проектлар турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисади зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектларны расладылар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Тугыз компания «Иннополис»ның яңа резидентлары һәм партнерлары булды. Яңа партнерлар 250 дән артык эш урыны булдырачак.  Инновацион инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә. «Трансмашхолдинг»... Читать дальше...



Уфа шәһәренең 450 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турында боерыкка кул куйды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шул турыда үзенең социаль челтәр битләрендә җиткерде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Әлеге документ нигезендә өч ай дәвамында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук рәислегендә бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты оештырылачак, диелгән хәбәрдә. «Уфа шәһәре халкы исеменнән Россия... Читать дальше...

Лаешта ковидка каршы чараларны үтәмәгән өчен ресторанга штраф салганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Лаеш районында суд карары белән кибет эше туктатылган һәм ресторанга Covid-19 таралуга каршы юнәлтелгән санитар нормаларны үтәмәгән өчен 50 мең сум күләмендә штраф салынган. Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Штраф түләүдән һәм эшчәнлекне туктатудан тыш, хокук бозучылар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе күрсәтмәләрендә әйтелгән барлык кимчелекләрне бетерергә тиеш булачак. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашучыларны котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время — Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестиваленең гала-концертында катнашучыларны сәламләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Созвездие — Йолдызлык» тарафыннан зур эш башкарылды. Шунысы мөһим, без иҗади процесска эшче яшьләрне җәлеп итү формасын таптык. Предприятие, муниципалитет, профсоюз җитәкчеләре тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Читать дальше...

Коронавирусның иң куркыныч симптомнары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия 1» телеканалы эфирында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников COVID-19 авыруы вакытында кеше хастаханәгә салынырга тиешле иң куркыныч симптомнарны санап чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом — тын бетү. Гадәттә, COVID-19 вакытында тын кысылу җиденче-сигезенче көндә барлыкка килә. Әмма тын алалмау белән бәйле проблемалар беренче чорда ук булса, бу куркыныч билге булып тора», — диде табиб. Аның сүзләренчә... Читать дальше...

Миңнеханов ясалма интеллектлы машина йөртү хокукына имтихан тапшыру комплексын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты ясалма интеллектлы машина йөртү хокукына имтиханнар тапшыру буенча аппарат-программа комплексын карап чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәм Иннополис университеты белгечләре тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган «Хәрәкәт» комплексы проектын бүген Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр. Ясалма интеллект элементлары һәм өстәмә... Читать дальше...



Үзенең башына аткан инкассатор Казан хастаханәсендә үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Үзенең башына аткан инкассатор Казан хастаханәсендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га чыганактан билгеле булды. Бу факт буенча ТР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган. Элегрәк «Татар-информ» бу хәлнең бүген көндез Краснококшайская урамында булганлыгын хәбәр иткән иде . 25 яшьлек инкассатор эш урынындагы автомобильдә пистолеттан үзенә аткан.

Төркия кунакханәләрендә чикләүләр кертелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Төркия кунакханәләрендә кайбер чикләүләр кертү планлаштырыла. Төркия Эчке эшләр министрлыгы коронавирус арту сәбәпле, рестораннар һәм кунакханәләр өчен берничә мөһим күрсәтмә чыгарды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Хәзер кунакханәләрдә анда яшәмәгән кешеләргә хезмәт күрсәтү тыела. Товарны алып чыгып сатарга да ярамый. Моннан тыш, залда музыка 22.00 сәгатьтән соң яңгырарга тиеш түгел. Хакимият отельерларга массакүләм тикшерүләр буласы турында кисәтә, чөнки күп... Читать дальше...

Көчле Себер антициклоны декабрь аенда Казанга салкыннар алып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Алдагы декадада Татарстан башкаласы көчле Себер антициклоны йогынтысында булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Безгә иртәгедән чын кыш килә. Без көчле Себер антициклонының көнбатыш перифериясе йогынтысында булачакбыз. Ул безнең территориядә озак торачак, температура фоны көн саен кимиячәк, уртача... Читать дальше...

Казанда тиешсез урыннан юлны йөгереп чыкканда ир-атны машина бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ир-ат юл аркылы машина алдыннан йөгереп чыкканда авыр җәрәхәт алган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр. Һәлакәт 13.03 сәгатьтә Глушко урамы һәм Җиңү проспекты киселешендәге юлда булды. Биредә тиешле булмаган урында юлдан чыгучы ир-ат «Чери» кроссоверы тәгәрмәчләре астында калган. Юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле ике аягын да сындырган. Ашыгыч ярдәм машинасында аны хастаханәгә алып киткәннәр.

Балага социаль челтәргә куелган фото аша күз тияме? — «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Тормыш иптәшем социаль челтәрләргә өч айлык улыбызның фотоларын керткән. «Күз тия бит, ник алай эшләдең?!» — диюемә: «Мин аның йөзен капладым бит», — ди. Болай эшләгәндә балага чынлап та күз тимиме? Рафил З. Казан Укучыларыбызның сорауларына Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирә:  — Фотода баланың йөзен капласаң да, тәне ачык кала. Кайберәүләр аның кулларына, киеменә, гәүдә төзелешенә дә кызыгып карарга мөмкин. Читать дальше...

Казанда төзелештә эшче һәлак булганнан соң җинаять эше ачканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда төзелештә эшче үлгәннән соң «Төзелеш яки башка эшләрне алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Тикшерүчеләр бу хәлне ачыклый. «Төзелеш мәйданчыгында иминлекне тәэмин итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк», - дип ачыклык кертте Шептицкий. Элегрәк «Татар-информ»... Читать дальше...

Татарстанда 21 градуска кадәр салкынайта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстанда әкренләп температура түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык хасил була. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк, бу хакта элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде. Төнлә һава температурасы -10...-15 градус, аязган вакытта -21 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава -6...-11... Читать дальше...

Татарстанда балигъ булмаганнар еш кыла торган җинаятьләр аталды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган хокук бозучылар башлыча икътисади җинаятьләр кыла. «Нигездә бу — урлаулар, алар өлешенә җинаятьләрнең гомуми санының 40-50 проценты туры килә», — диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Осипова «Татар-информ»га биргән интервьюсында. "Минемчә... Читать дальше...

Кышның беренче көнендә Татарстанда томан төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 декабрьдә, Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада урыны белән, Казанны да кертеп, төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Метеорологлар фаразына караганда, төбәк территориясендә температура фонының кимүе көтелә. Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда аномаль салкын һава торышы урнашачагын хәбәр иткән иде.


Музыкальные новости
Пианист

Пианист из Электроуглей получил областную премию





Персональные новости
Выставка

Выставка работ победителей фотоконкурса «Созвездия "Семья"»





Эксперт: Электромобильләр саны ел азагына кадәр шактый артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россиядә электромобильләрне өстен күргән автомобильчеләр саны арта, ел ахырына электрокараларның саны берничә тапкыр артачак. Электромобильләр өчен яңа кушымта уйлап табучы, «Электрифлай» компаниясе вәкиле Ленар Кашапов шундый фикердә. «Динамиканы күзәтеп бару кыен, ләкин хәбәрләргә караганда [Татарстан электромобильләре клубындагы], атна саен диярлек ике-өч машина пәйда була. Россиядә сатылган электромобильләрнең берничә тапкыр артуы инде... Читать дальше...

Кырымда «Азиз Салгир-баба» изге урынын Диния нәзарәтенә кире кайтарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Кырым мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев «Азиз Салгир-баба» территориясен Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Севастополь шәһәре милкенә кире кайтаруда ярдәм күрсәткәне өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөселманнар әлеге урынны республиканың дини җәмгыяте милкенә яңадан кайтару турындагы мәсьәләнең хәл ителүен утыз ел көткән. Хәзер Кырым Башлыгы... Читать дальше...

Чаллыда ОРВИ буенча күпьеллык күрсәткечләр 1,7 тапкыр арткан

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда узган атнада ОРВИ буенча күпьеллык күрсәткечләр 1,7 тапкыр арткан. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге хәбәр итә. Автошәһәрдә җиде көн эчендә көчле респиратор вирус инфекцияләренең 5 238 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта грипп очраклары теркәлмәгән. Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 98,1 авыру туры килә. Авырулар саны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 1,7 тапкыр артыграк. Читать дальше...

Любовь Авдонина: Корпоративлар коронавирус белән авыручылар артуга китерергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Быел Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларны тиешле чикләүләр һәм профилактиканың барлык чараларын кулланып үткәрергә кирәк. Югыйсә, корпоратив бәйрәм Covid-19 коронавирусы күпләп таралуга сәбәп булачак. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Әгәр барлык... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Легенда тенниса рассказал, готов ли он опять стать тренером Джоковича


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

При каких обстоятельствах может затопить Петербург и Москву? Отвечает гидролог





Путин в России и мире
Москва

Транспортный коридор «Север-Юг» станет катализатором социального и экономического развития стран Евразии и глобального Юга


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов – iTunes, Apple Music, Youtube Music, Яндекс.Музыка, ВК и Boom, Spotify.



Москва

Актриса Машкова заявила, что не будет инициировать встречу с отцом Владимиром Машковым

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net