«Нурлат-информ» единой командой присоединился к Всероссийскому физкультурно-спортивному комплексу «ГТО»
Нормативы ГТО мы выполняли в новом и современном Дворце спорта «Тулпар».
Нормативы ГТО мы выполняли в новом и современном Дворце спорта «Тулпар».
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендәге Иске Кулаткы районының «Күмәк көч» район газетасы тиздән үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу турыда татар телендәге « Күмәк көч » басмасының сайтында хәбәр ителә. «Әлегә бәйрәм чаралары нинди форматта үтәчәге билгеле булмаса да, газета битләрендә элек елларда редакциядә хезмәт куйган кешеләр, газета тормышы белән бәйле булган вакыйгалар, „Күмәк көч“ газетасы тарихында урын алган шәхесләр турында даими яктыртып киләбез», диелә бу хәбәрдә. Читать дальше...
(Чаллы, 30 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яңа төрдәге Covid-19 коронавиурс инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе 87 процентка җиткән һәм бу зур борчу уята. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев мэриядә узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. 30 ноябрьгә мәгълүматлардан күренгәнчә, шәһәрдә коронавирус инфекциясе йоктыруның 1020 очрагы теркәлгән, 57 кеше медицина күзәтүендә кала. Читать дальше...
Фильм «Пусть не прерывается жизнь на дорогах»
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). «Әкият» курчак театрында балет һәм курчак театры жанрларын берләштергән «Shurale: яңа фантазия» спектакленең репетицияләре бара. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. «Shurale: яңа фантазия» спектакле - «Әкият» курчак театрының La Primavera камера оркестры белән уртак проекты. Премьера халыкара «Абязов-фестиваль»дә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тәкъдим ителәчәк. Спектакльнең идея авторы — La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов. Читать дальше...
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис ИТ-шәһәрен перспективалы комплекслы төзү буенча киңәшмә уздырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Иннополис үсүен дәвам итә. Фән шәһәре территориясендә бизнесны үстерү, укыту һәм уңайлы яшәү өчен кирәкле инфраструктура булдырылган. Киләчәктә дә «Иннополис» МИЗның сәнәгать һәм логистика потенциалын үстерү, шулай ук торак төзелешен дәвам итү планлаштырыла. Читать дальше...
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Татарстан» радиосында Салих Сәйдәшев атналыгы башланып китте. Ул бөек татар композиторының 120 еллыгына багышланган. Бу хакта «Татарстан» радиосы алып баручысы Раил Садри хәбәр итә. Бу көннәрдә радио эфирында мәшһүр татар композиторы турында тапшырулар, шулай ук, татар язучыларының Салих Сәйдәшевкә багышланган әдәби әсәрләре яңгырый. Радио тыңлаучылар Сәйдәш җырларын, аның «Зәңгәр шәл» һәм «Наемщик» музыкаль драмаларыннан фрагментлар тыңлый ала. Читать дальше...
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста эш сәфәрендә булды. Биредә аңа электромобильләрне электр энергиясе белән кору өчен ясалган мобиль кушымта эшен күрсәттеләр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Электрифлай» компаниясе электромобильгә электр корылмасы бирү (зарядка) станциясе белән тоташтыруны оештырган. Мобиль кушымта электромобильчегә туры килә торган станциягә кадәр барлык юлларда маршрут сайларга... Читать дальше...
Глава Нурлатского муниципального района Алмаз Ахметшин провел совещание по вопросам передачи электросетей на баланс ГУП «Электрические сети» с последующей передачей АО «Сетевая компания».
Иртәгә мәхкәмә зыян күрүчеләрнең хатыннары һәм әниләреннән сорау алачак.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәте әгъзаларына акчаны бер-берсенә Яңа ел бүләге сатып алуга сарыф итмәскә, ә мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Ул төбәк Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә түрәләргә мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза. «Түрәләр, бүләкләр темасы... Хәтта бер-береңә открытка да бүләк итмәскә дип килештек. Хәзер телефоннар, гаджетларда бөтенесе дә бар, котларга теләсәгез, СМС җибәрегез һәм шулай да күңелле булачак. Читать дальше...
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Яңа уку елыннан башлап Татарстанның белем бирү йортларында коронавирусның ике йөздән артык чыганагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Уку елы башыннан алып белем бирү оешмаларында барлыгы 201 авыру чыганагы табылган. Бүгенге көндә... Читать дальше...
Мөрәҗәгатьне Милли мәҗлес, саха, алтай, кабардин, балкар, адыгей оешмалары яклаган.
Казанның Ислам мәдәнияте музеенда "Себер татарлары: мәдәни ядкарьләр" дигән күргәзмә ачылды.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда исемлеккә кертелгән күп балалы 14 мең гаиләнең 7 меңгә якыны бушлай җир кишәрлеге алган инде. Татарстан башкаласының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә, программа гамәлдә булган чорда, Казанда яшәүче 6 мең 798 гаилә җир кишәрлеге алган. Аларның гомуми мәйданы 4 миллион квадрат метрдан артып китә», - дип искәртте докладчы. Күп балалы... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында инкассатор егет үзенең башына пистолеттан аткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Шаһитлар әйтүенчә, Кызыл Кокшай урамында 25 яшьлек инкассатор эш машинасы салонында булган вакытта пистолет ала һәм үзенең башына ата. Әйләнә-тирәдә башка беркем дә зыян күрмәгән. Егетне хастаханәгә китергәннәр, хәзер аңа операция ясыйлар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясенең 84 яңа очрагы теркәлгән. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән», — дип искәрттеләр ведомствода. Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана. Инфекция... Читать дальше...
Халык җырчысының юбилей чараларына пандемия үзгәрешләр кертте, аларның кайберләре күчерелә яки онлайн форматта узачак.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Коронавирус булганда, бактерияләргә каршы препаратлар белән мавыгырга ярамый! Галимнәр һәм ковид хастаханәләрендә эшләүче табиблар бу хакта әле яз айларында ук сөйли башлаган иде. Хәзер исә чын-чынлап чаң сугалар: антибиотиклар бактерияләргә генә тәэсир итә, ә вирусларны үтерми! Мәскәү дәүләт университетының Медицина үзәгендәге ковид госпиталендә эшләүче танылган кардиолог Симон Мацкеплишвили әйтүенчә, кешеләрнең кирәкмәгәнгә антибиотик эчүе... Читать дальше...
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә чыга торган татар телендәге «Туган як» газетасы 30 еллык юбилее бәйрәм итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев газетаны юбилее белән котлады. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте. «Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән газетагызның 30 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Түбән Новгород өлкәсендә... Читать дальше...
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы, реанимация һәм интенсив терапия бүлекләрендә дәваланучы пациентларның үпкәсен гөмбәчек инфекциясе дә зарарларга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы тикшеренүчеләрнең халыкара коллективы эшенә сылтама белән хәбәр итә. Еш кына микоз нәтиҗәсендә үсеш алган пневмония кешенең иммунитеты кимү һәм инфекциянең авыр формасы вакытында билгеләнә торган препаратлар (тоцилизумаб, дексаметазон һ.б.) кабул итү фонында барлыкка килә.... Читать дальше...
В Татарстане коронавирусной инфекцией заразились 84 человека, из них 6 – в завозной форме, 78 – контактные.
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда банк таларга җыенган сукбайны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көн уртасында бер банк бүлегенә исерек хәлдәге ир-ат кергән һәм кассирдан, пычакка охшаган әйбер белән янап, акча бирүен таләп иткән. Банк хезмәткәре югалып калмаган, хәвеф төймәсенә баскан һәм бу хакта ир-атка хәбәр иткән. Шуннан соң тегесе тиз генә бинадан чыгып, билгесез юнәлештә юкка чыккан. Урынга килгән росгвардиячеләр... Читать дальше...
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Быелгы кышта Казанда тугыз – өсте ябулы һәм тугыз ачык шугалак эшләячәк, аларда 3 меңнән артык тимераякны прокатка бирү пунктлары оештырылачак. Аерым алганда, Кремль яр буендагы шугалак инде иртәгә, 1 декабрьдә үк эшли башлый. Татарстан башкаласының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Шугалак 1 декабрьдә ачылыр дип көтелә. Шулай да биредә һава торышы төп фактор булып тора. Кремль яр буенда балалар шәһәрчеге... Читать дальше...
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.